Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бердәм халык – куәтле дәүләт

    Халыклар бердәмлеге көне алдыннан без Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Александр Дубровский белән сөйләштек.

    - Александр Владимирович, Халыклар дуслыгы йортын булдыру зарурлыгы нидән килеп чыкты?

    - Тарих - ул, барыннан да элек кешеләр. Ул аларның язмышлары, хезмәт биографияләре һәм казанышлары, үз халыклары һәм Ватаны хакына иҗат итү теләге һәм осталыгы. Безнеке кебек күп милләтле булган, төп дүрт милләт кешеләре язмышын берләштергән, аның тарихын язган районда бу закончалыклы хәл. Районыбызда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, гадәт-йолаларын саклап калу һәм яңарту эшчәнлеген координацияләү максатында 2013 елның августында Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Ә шул елның 13 ноябрендә Яшел Үзәндә Татарстан халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышында Тәтеш муниципаль районында Ассамблея вәкиллеге булдырылды һәм мин аңа җитәкче итеп расландым.

    - Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенең максатлары нинди?

    - Иң беренчесе - Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итү. Бу район территориясендә яшәүче халык вәкилләренең этно-мәдәни үсешен, телләрен, традицияләрен һәм гадәт-йолаларын саклау өчен уңайлы шартлар булдыру, милләтара, динара татулыкны үстерү һәм этно-мәдәни багланышларны баету. Милли-мәдәни үзәкләр белән берлектә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, халыклар бердәмлеген ныгытуга һәм саклап калуга зур игътибар бирәбез.

    - Районда нинди милли-мәдәни берләшмәләр эшли?

    - Районыбыздагы төп милләтләрдән чыгып - алар руслар, татарлар, чуашлар һәм мордвалар - үзәкләр оештырылды. Аларның җитәкчеләре - мин, Асия Ибраһимова, Володар Тимофеев һәм Сергей Сумбаев. Берләшмәләрнең һәркайсы үз халкына хас мәдәни һәм рухи мирасны саклау буенча зур эш алып бара. Район администрациясе булышлыгында мәдәният бүлеге, Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә региональ, республика һәм район күләмендәге этно-мәдәни проектларны һәм милли бәйрәмнәрне оештыруда актив катнашабыз.

    - Соңгы вакытларда районга ерак һәм якын чит ил вәкилләре киләләр.

    - Күчеп килү законнарының үтәлешенә зур игътибар бирәбез. Күптән түгел бездә "Толерантлык, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Тәтеш районы вәкилләренең этникара татулыклары - эшебезнең төп принциплары" темасы буенча түгәрәк өстәл уздырылды, этник­ара мохиттә низагларны профилактикалау һәм бул­дырмау мәсьәләләре уңаеннан конструктив сөйләшү алып барылды. Анда район администрациясе, милли үзәкләр җитәкчелеге, кызыксынучан хезмәтләр һәм әрмән, азәрбайҗан халыклары вәкилләре дә катнаштылар. Милли-­мәдәни җәмгыять җитәкчеләре миграция хезмәткәрләре белән квартал саен очрашып торалар.

    Район иҗтимагый советы милләтләр һәм дини оешмалар арасында үзара хөрмәтне формалаштыру буенча эшне уңышлы алып бара, анда Тәтеш шәһәренең Троицк чиркәве побы Валентин Кострин, район имам-мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов һәм районның милли берләшмәләре җитәкчеләре актив катнашалар.

    - Милли үзәкләр эшендә яшь буын катнашамы?

    - Районда сигез яшьләр берләшмәсе эшләп килә. Алар арасында милли җәмгыятьләрнең яшьләр оешмалары да бар: чуаш милли-мәдәни җәмгыяте каршында милли-мәдәни автономия составында һәм педкөллият базасында эшләп килүче татар яшьләренең иҗтимагый сәяси клубы.

    - Сезнеңчә, берләшмәләрнең киләчәк үсеше ничегрәк?

    - Безнең алда районда милли-мәдәни мөмкинлекләрне нәтиҗәле тормышка ашыру, милләт­ара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү кебек мөһим бурычлар тора. Тәтеш ягы күп кенә мәдәниятләр, диннәр, цивилизация­ләр­нең кисешкән тарихи урыны булып санала һәм күп гасырлар дәвамында биредә тынычлык, үзара хөрмәткә нигезләнгән кешелекле мөнәсәбәтләрнең аерым кодексы формалашкан. Якташларыма ки­­ләчәктә дә, ата-бабаларыбыз традицияләрен саклап, яхшы күршеләр булып яшәүләрен һәм кече ватаныбыз хакына бергәләп хезмәт итү­лә­рен телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: