Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Берәүләр эшли, икенчеләре уйлап та бирми

    Җирлек Советларының халык белән эшләү тәҗрибәсе инде җитәрлек. Әмма территорияне ныгыту өчен тигез шартларда берәүләр халыкның яклавына һәм ышанычына таянып үсешкә ирешә һәм көн күрә белсәләр, икенчеләре яшәешне тәэмин итүнең хәтта гади генә мәсьәләләрен дә хәл итә алмыйлар.

    Теләк һәм инициатива җитешми

    Олы Шәмәк җирлегендә 710 кеше яши, шуларның бары 276­сы эшкә яраклы. Авылның ышанычы - мәктәпкәчә яшьтәге 37 бала, 54 укучы һәм 35 яшькә кадәрге 18 гаилә. Җирлектә 18дән 30 яшькә кадәргеләр 74 кеше. Дәүләт һәм район авыл халкын цивилизациядән, тормышларын яхшырту шартларыннан мәхрүм итмәгән. Федераль программа гамәлгә кергәннән башлап биредә яшь гаиләләр өчен 11 йорт төзү субсидияләнгән, 4се - чиратта, 23 сугыш ветераны һәм тол калган солдат хатыны шәһәрдә уңайлыклары булган тораклар алган, 69 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә ташламалы кредиттан файдаланган. Дәүләт ярдәменә нигезләнеп фермерлык һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар.

    Нинди проблемаларны хәл итеп булмый һәм ни өчен?

    Инде ничә елдан бирле су белән тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагыннан төшми. Бәхәсләштеләр, тикшерделәр, тәкъдимнәр керттеләр, вәгъдәләр ишеттеләр... Әмма гади генә нәрсә - суүткәрү челтәрләре проекты эшләнмәде. Шушы вакыт эчендә башка җирлек­ләрдә проектларга заказлар бирелде, "Чиста су" программасы буенча су үткәргечләр төзелде. Бер көндә, бер елда булмаса да, төзеделәр. Әмма күңелле яңалык бар - авыл урамнарын кардан чис­тарту өчен трактор алачак­лар. Башкарылган еллык эшләр турында халык алдында хисап тотып, җирлек башлыгы Валерий Татаринов хәл итәсе мөһим мәсьәләләрдән коелар ремонтлауны, шлагбаумнар урнаштыруны, урамнарны яктыртуны тәртипкә салуны, буш йортларны әйләндереп алуны санап китте. Алар авылда аз түгел, өстәвенә, кешеләр үз милек­ләренә җавапсыз карыйлар: җирләрне һәм йортларны законлаштырырга, пай җирләрен мираска алырга ашыкмыйлар.

    Олы Шәмәк һәм Кече Бисәр халкы күтәргән мәсьәләләр арасында - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы (Кече Бисәрдә бары бер фонарь бар), авыл эчендәге юлларны төзекләндерү. Санап үтелгән проблемаларның 90 проценты җирле халык көче белән хәл ителерлек. Кем каты көнкүреш калдыклары полигонын, йорт тирәләрен тәртипкә китерергә, юлларны тигезләргә, этләрне чылбырга утыртырга тиеш?

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев, аның урынбасарлары, район службалары җитәкчеләре авылга моның өчен түгел, әлбәттә, ә үзләре хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне контрольгә алырга дип килделәр.

    Ун көн вакыт бирелде

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев Кече Шәмәк җирлеге башлыгы Александр Ганькинга җирлек Советын - ишелеп баручы йорттан мәктәпнең буш кабинетына күчерү өчен ун көн вакыт бирде. Икенче йөкләмә - яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәпнең спорт залын ачу. Шул ун көн эчендә хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьев теннис өстәле урнаштырырга тиеш. Бу карарлар авыл халкының күңеленә хуш килде. Залдан яңгыраган сораулар һәм җибәрелгән язулардан күренгәнчә, җирлек башлыгы депутатлар корпусы белән берлектә авыл халкының ышанычын акламый. Биредә урамнарны яктырту да башкалар белән чагыштырганда начар. Лампочкаларны алыштыру да җирлек башлыгы өчен чишелмәслек мәсьәлә, күрәсең, шулай булмаганда, ул авылдашлары һәм аның отчетын, халык үтенечен тың­ларга килгән районның барлык җитәкчеләре алдында ни әйтергә дә белмичә аптырап калмас иде.

    Валерий Чершинцевның җирлек башлыкларына таләбе бер: яктырту һәм юллар буенча бернинди сораулар да булмаска тиеш. Бу Кече Шәмәккә дә кагыла. Очрашу йомгак­лары буенча райпо идарәсе рәисенә авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтү мәсьәләсе хакында уйланырга тәкъдим ителде, чөнки анда сәүдә тармагында көндәшлек юк.

    Уңышлы территория

    Килдеш җирлеге депутатлары халыкның тормыш хәлен яхшыртуны үз эшчәнлекләренең төп максаты дип саныйлар. Һәм шуңа әйбәт кенә ирешәләр дә. Әлеге җирлекне үзара тату яшәүче һәм уңышлы территория дип санарга мөмкин. Килдешлеләр тырышып эшли һәм матур итеп ял да итә белүләрен даими раслап торалар, аларны рухи туганлык, сәяси карашларда бердәмлек берләштерә. Авылның ике әйдәп баручысы да - җирлек башлыгы Виктор Исаев һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Виктор Абрамов уртак максатны күздә тотып эшлиләр. Беренчесе ихластан авыл хуҗа­лыгы производствосын күтәрү турында кайгыртса, икенчесе дә - авылның мораль климаты хакында уйлый.

    Шулай да, биредә дә сораулар бар һәм авыл халкы шуларга җавап ишетергә җыелган. Аларны җирлек башлыгы җиткерде: сөт тапшыручыларны әлеге продукциягә "вамин" бәясе канәгатьләндерми, яңа скважинаны баланска кертергә кирәк, китапханәнең китап фонды искергән, ә мәктәпкә ремонт таләп ителә. Соңгы сорау белән, товарлык­лы-сөтчелек фермасына кадәр каты өслек­ле юл төзелеше кебек үк, шактый средстволар кирәк булганлыктан, җирлек башлыгы ярдәм сорап райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцевка мөрәҗәгать итте.

    "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов халык алдында унынчы ел хисап тота һәм, аны алкышлаулардан күренгәнчә, ышаныч һәм хөрмәт яулаган. Ул башкарган мактаулы эшләр шактый - юлларны ремонтлау һәм тигезләү, урамнарны чистарту, янгын хәвефсезлеге турында кайгырту, балалар учреждениеләренә, мәдәни чараларга һәм башкаларга хәйрия ярдәме күрсәтү. Хәзер авылда шугалак ясау турында уйларга кирәк, дип саный ул, әмма моның өчен районның финанславы таләп ителә. Килдештә хоккей тартмасы һич буш тормас иде. Һәм тагын, дип тыныч кына билгеләп үтте ул, хокук саклау органнары вәкилләренә һәм аерым түрәләргә мәктәп балалары, яшьләр белән аралашканда, аларга ихтимал булган җинаятьчеләр итеп карамас­ка, мөмкин кадәр әдәплелек һәм хөрмәт күрсәтү комачауламас иде. Бу көнне авыл хуҗалыгы предприя­тиесенең алдынгы эшчәннәре "Авангард" ҖЧҖның Мактау грамоталары һәм акчалата премияләре белән бүләкләнделәр.

    Ә партнерлар сынаталар

    Бушап калган фермаларга һәм ничек җитте шулай эшкәртелгән кырларга карап урюмлыларның йөрәкләре әрни. Алар "Дружба" колхозының данлы вакытларын әле хәтерлиләр, чөнки аны шул дәрәҗәгә үзләре күтәрделәр. Хәзер үз фермерлары Сергей Казаков, Анатолий Кильганов, Валерий Христофоров, Владимир Трифоновлар адресына гына җылы сүзләр әйтергә мөмкиннәр. Урюмлыларның пай җирләренең бер өлешен файдаланып, алар 20 эш урыны булдырганнар. Ә менә алар җирендә эшләүче икенче бер авыл хуҗалыгы товар җитештерүче - "Тетюшское" УПХ хезмәт хаклары буенча да, арендаланган җирләр өчен дә бурычлы.

    Әмма, күрәсең, колхоз юкка гына "Дружба" дип аталмагандыр, дуслык һәм теләктәшлек урюмлыларга бүгенге авырлыкларны җиңәргә дә ярдәм итә. Җирлек башлыгы Владимир Карпов, депутатлар, авыл активы Урюмда тәртип урнаштырырга һәм аны сак­ларга тырыша.

    Гадәттәгечә барсы да бер булып авыл эчендәге юлларны төзек тоталар, су һәм электр үткәргечләрне тәртипкә китергәннәр, мордва мәдәниятен сак­лау һәм җәелдерү, өлкән буынның матур гадәт-йолалар нигезендә яшьләрне тәрбияләү хакында кайгырталар. Демография сагайта, мәктәп һәм балалар бакчасы язмышы борчый.

    Җыелышта райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Фәткуллов мәктәп эшләячәк дигән хәбәрне таратты. "Ласточка" ябылу сәбәпле эшсез калучылар әлегә җәмәгать эшләрендә катнашалар һәм авылда телсез-чукраклар өчен тернәкләндерү үзәге ачылу белән эшле булачакларына ышаналар. Җирлек башлыгы килеп туган проблемаларны хәл итәргә тырыша һәм авылдашларының ышанычыннан һәм булышлыгыннан файдалана, шуңа да урюмлылар, аларның көче бердәмлектә һәм бер-берләрен аңлауларында икәнлеген аңлап, зур һәм дус гаилә булып яшиләр.

    Теги: советы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: