Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бергәләп тәртип урнаштырачакбыз

    Санитар чистарту, төзекләндерү буенча ике айлык бара һәм яраткан шәһәребезнең тышкы күренеше хакында сөйләшү бик тә урынлы булыр.

    Без шәһәр башкарма коми­теты җитәкчесе Андрей Тегулев белән әңгәмә кордык.
    - Андрей Владимирович, газетабыз сайтына куелган "Ике айлык барышында нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәк?" дигән сораштыруда тәтешлеләрнең күбесе "Юлларга һәм тротуарларга" дип җавап бирделәр. Сөйләгез әле, ремонт, юллар һәм тротуарлар төзелеше буенча агымдагы елга планнарыгыз нинди?
    - Муниципаль юл фонды һәм республика программасы средстволары ярдәмендә Тәтешкә 200 ел, Горький урамнарында тротуар төзелеше, Көньяк урамы юлларына асфальт түшәү, Энергетиклар, Воробьев, Ва­хитов, Ленин, Горький һәм Пушкин урамнары юлларындагы иске асфальтны яңага алмаштырып ремонтлау, аның гомуми суммасы 23 миллион 300 мең сум, планлаштырыла. Шәһәр юл­ларын тиешле хәлгә китерү һәм чокырларны ямау эшләрен "Тетюши Жилсервис" ҖЧҖ шәһәр бюджеты средствосына (900 мең сум) башкарачак.
    - Газета укучыларыбыз еш кына бөтен игътибар һәм төзекләндерү буенча средстволар шәһәр үзәгенә китә, дигән үпкәләрен белдерәләр. Чәчәк түтәлләре дә, асфальт та, тротуарлар да биредә... Ә үзәктән ары нәрсә?
    - "ТР район үзәкләрендәге һәм шәһәрләрендәге урам-юл челтәрләрен асфальт-бетон белән тышлау­ны норматив хәлгә китерү" респуб­лика программасы буенча Иванов, Киров, Газчылар тыкрыгы, Тургенев, Халыклар дуслыгы, Герцен һәм шәһәрнең башка урамнарындагы юлларга 14 миллион 965 мең сумлык вак таш-ком түшәү төзелеше планлаштырыла.
    - Тәтешне төзекләндерүгә анда яшәүчеләр ничек тәэсир итә алалар?
    - Рус язучысы Антон Чехов сүзләрен мисал итеп китерәм: "Әгәр һәрбер кеше үз җиренең кечкенә бер кисәгендә булдыра алганча эшләсә, безнең җир шары нинди гүзәл булыр иде!" Шәһәрлеләргә үз йортларыннан чыгып, территорияләре янын тәртипкә китерү, корыган үләннәрне, коелган яфракларны җыештыру, чүп-чарны җыю бер авыр­лык та тудырмас дип уйлыйм. Яшьләрнең үзләрен ничек тотуларына игътибар итәргә кирәк. Узган ел Ленин бакчасы яңартып төзелде, андагы эскәмияләрне һәм чүп савытларын инде җимерә дә башладылар. Шәһәр бюджеты средствосын тиешле булмаган чүп­лекләрне җыештыру өчен сарыф итәргә туры килә, чокырларга төзелеш чүп­ләре, ботаклар, тирес түгеп, яшәүчеләр үзләре үк аны барлыкка китерәләр. Ә бу акчаларны аларның урамнарын төзекләндерүгә тотып булыр иде. Карагыз инде, "калкулыклар" дип йөртелгән Идел ярын нәрсәгә әйләндерделәр.
    Анда җыелганнарның барсын да чистарту коммуналь предприятиеләрнең көчен­нән килми, техника да еш кына үтә алмый. Бәлки, безнең барыбызга да үзебездән, яшь буынны тәрбияләүдән башларга кирәктер. Халык әйткәнчә, җыештырган тү­гел, ә чүп­ләмәгән урын чис­та була.
    - Тәтешлеләр өчен зур проблема - искергән канализация системасы. Нинди дә булса проект яки алдагы елларга планнар бармы?
    - Калинин, Свердлов, Тәтешкә 200 ел һәм башка урамнарга 2015-2022 елларга канализация челтәрләрен алыштыру һәм киңәйтү планы эшләнгән. Аны тулысынча башкару Россия Федерациясе һәм Татарстан Рес­публикасы бюджетлары финанславын­нан тора.
    - Көньяк микрорайонда яшәүчеләр төзекләндерелгән ишегаллары ха­кында хыялланалар. Алар тормы­шында нинди яңалыклар булачак?
    - 2013 елда Көньяк микрорайон территориясендә "Көньяк" ТИҮ төзелде, аны бик тә җаваплы һәм инициативалы кеше - Владимир Бичуков җитәкләде. Былтыр әлеге ТИҮ "Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үз­идарәсе" респуб­лика бәйгесендә үз төркемендә 4нче урынга лаек булды. Грантка алынган акчага фонтан һәм балалар мәйданчыгы җиһазлары сатып алынды. Күп фатирлы йорт бинасы милекчеләре үз мөлкәте белән мөстәкыйль эш итәргә хокуклы һәм йорт яны территориясе дә - читтә калмый (җир кишәрлекләре алар милке булып тора).
    Шулай булгач, төзекләндерү буенча эшләрне башкару мәсьәләсен кемгә тапшырырга кирәклеген яшәүчеләр үзләре хәл итәләр. Бурычларның бер өлеше идарәче компаниягә йөкләнергә мөмкин (мәсәлән, җыештыру һәм чүп чыгару). Һәр очракта да барлык чыгымнарны хуҗаларга түләргә туры киләчәк: идарәче компаниягә эш өчен түләү коммуналь хезмәтләргә түләү төренә кертеләчәк.
    Көньяк урамындагы 10нчы йортның йорт яны территориясен үрнәк итеп китерәм, анда яшәүчеләр яшелләндерү һәм территорияләрдәге үләннәрне чабу, ремонт һәм балалар мәйданчыкларын буяу эшләрен үзләре башкаралар.
    Шәһәр бюджетында күп катлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә акча каралмаган.
    - Шәһәр үсә һәм проблемалар да арта бара, аларны чишүгә шактый средство таләп ителә. Бюджетның табыш өлеше ничек үтәлә һәм аны тулыландыруга резервлар бармы?
    - Бюджетның керем өлеше ел саен тулы күләмдә башкарыла һәм нигездә җир салымыннан, физик затлар табышына салым, милек салымыннан тора. Аны арттыру өчен берничә чара уздырырга кирәк: җир кишәрлекләрен һәм мөлкәткә милек хокукын рәсмиләштермәгән гражданнарны ачыкларга; вакытында түләнми калган салымнарны киметү өстендә эшләргә; муниципаль милек һәм җир өчен аренда түләүләрен тулысынча түләтүгә ирешергә. Бюджетның керем өлеше шулай ук икътисади актив предприятиеләр санына һәм яңа эш урыннары булдыруга, без аның белән шөгыльләнәбез дә инде, турыдан-туры бәйле.
    Барлык проблемаларга карамастан, тәтешлеләр үз шәһәрләрен яраталар һәм аларның күбесе төзекләндерү буенча чараларда катнашалар. Без аны бергәләп тагын да матуррак, уңайлырак итә алачагыбызга мин ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: