...Безнең хәтер һәм йөрәк әрнүе

Һәр елны 15 февральдә җирле сугышларда катнашкан якташларыбыз бергә җыелалар.
Сугышчы-интернационалчыларга куелган һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды. Кар бөртекләре чәчәк таҗларында эреп, күз яшьләре кебек, тамчы-тамчы булып туңдылар.
Һәйкәл каршында чәчләренә чал кергән ирләр басып тора: вакыт агымсу кебек - шул сугыштан соң инде 24 ел үткән, ә хәтер кан коюларны, мыек чыгарга да өлгермәгән егет-дусларны онытмый.
Игълан ителмәгән бу сугыштан әйләнеп кайту һәркемгә дә насыйп булмый шул... Безнең районнан аңа 147 егет чакырыла, бишесе мәңгегә яшь булып калды: Олы Тормыдан Хәмит Мусин һәм Шамил Әхмәтҗанов, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов. Район мәдәният йортында узган "Без хәтерлибез икән - без яшибез" дип исемләнгән чарада аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
"Сугышларда катнашкан һәркемне - исәннәрен дә, һәлак булганнарын да хөрмәт белән искә алабыз, - диде, сугышчы-интернационалчыларга, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Валерий Чершинцев. - Әфганстанда, Төньяк Кавказ республикаларында, башка "кайнар нокталарда" үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән һәм батырларча үтәгән һәркемгә тирән рәхмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Уллары сугыштан әйләнеп кайтмаган ата-аналар алдында түбәнчелек белән баш иям".
Сәхнәдән батырларга үзләренең җырларын Алия Мөхәммәтҗанова, Светлана Танькова, Кристина Никитина, Илдар Гыймадиев һәм Арцыбашевлар җитәкчелегендәге коллектив һәм башкалар биюләрен бүләк иттеләр. Гомерләрен Туган ил азатлыгы өчен корбан иткән Россия армиясе солдатларына багышланган җырын Анжелика Карягина йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Аның моңлы тавышы һәркемне әсир итте, кайберәүләр яшертен генә күз яшьләрен дә сөртеп алдылар.
ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин хәрби антларына, кешелек бурычларына тугрылык саклаган сугышчы-интернационалчыларга рәхмәтләрен җиткерде. Район сугышчы-интернационалчылар советы рәисе, Әфган юлларын узган Юрий Савинның һәр сүзе йөрәк әрнүе белән сугарылган иде һәм ул чыгышын: "Беркемгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын", - дип тәмамлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Сәламәтлек саклау хезмәтенә тәҗрибәле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр Торак мәсьәләсе хәл ителсә, башка сораулар да җайга салыныр.6600
-
25 гыйнвар 2021 - 10:11Ут безнең битарафлыкка түзеп тормый Республикада елның 20 көне эчендә 199 янгын сүндерелгән, 6 кеше зыян күргән, 20нең гомере өзелгән һәм 42се коткарып калынган.4900
-
25 гыйнвар 2021 - 08:02Онытылмас студент еллары Дүшәмбе көнне россиялеләр Татьяна көнен билгеләп үтә – бу студент елларындагы күңелле, хыялый вакытларны искә алу өчен матур сәбәп.7800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:42Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.10700
-
24 гыйнвар 2021 - 14:09Өлкән буын Университетында укулар башлана Укырга теләге булучыларга 2-57-69 телефоны буенча Тәтеш районы пенсия фондына яки 2-54-39 телефоны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.11700
-
24 гыйнвар 2021 - 12:12Китапханә үзенә тартып тора Жуково авылы китапханәчесе Ирина Малкина укучылар китапханәгә матур әдәбият алырга гына түгел, шулай ук аралашыр өчен дә килә дигән фикерен белдерә.6700
-
24 гыйнвар 2021 - 10:20Укытучыларның күпчелеге аңардан укыту алымнарын өйрәнгән Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Григорий Землянский гомер иткән вакытта болай дигән: “Туган якларны калдырып киткән чакларда уйлар гел өйдә, Идел-ана турында гына иде”.7000
-
24 гыйнвар 2021 - 08:16Тәтешле сорый: Тәтештә элек беренче каттагы стоматологиядә теш алучы табиб бүлмәсе бар иде Сездән сорау, бездән җавап11300
-
23 гыйнвар 2021 - 14:06Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге федераль субсидия бирелде Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге акча алучылар исәбенә керде, аның чыганагы булып федераль субсидия тора.14200
-
23 гыйнвар 2021 - 12:09Килдеш мәктәбе авылның меңләгән баласына тормышка юллама биргән Ике катлы уку йорты бинасында матди-техник база яхшы, спорт белән шөгыльләнер өчен зур спортзал бар, укучылар җәен мәктәп яны мәйданчыгында футбол уйныйлар, ә кышын чаңгыда йөриләр.7600
-
23 гыйнвар 2021 - 08:13Тәтештә яшәүче хатын-кыз сорый: Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш? Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.13900
-
23 гыйнвар 2021 - 04:59Алдакчылар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар, ә тәтешлеләр аларга ышаналар 2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җинаятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.14800
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
25 гыйнвар 2021 - 05:07Рәмис Сафиуллов райондагы студент яшьләргә мөрәҗәгать итә25 гыйнвар – Студентлар көне8500
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08132700
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.72700
-
4 гыйнвар 2021 - 06:52ТР ҮСКнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп44700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика