Бик күп уңай хис-кичерешләр алганнар
Тәтеш балалары “Буревестник” палаткалы лагерында һәм “Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерының өченче сменасында ял иттеләр.
(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таннары").
Тәтеш укучылары ике атнага ял итәр өчен Мамадыш районында урнашкан “Буревестник”ка яңа тәэсирләр алу өчен бардылар һәм алар аны тулысынча алдылар.
– Без 30 тәрбияләнүче өчен “Җәйге калейдоскоп” программасын кызыклы, төрле һәм танып белүле итеп эшләдек. Бик күп тематик чаралар үткәрелде, – ди “Батырлык” яшүсмерләр клубы директоры Лидия Егорова.
Балалар актив ял иттеләр: ярыштылар, футбол, волейбол уйнадылар, ә ГТО нормаларын тапшыру җитезлектә, көчтә һәм чыдамлыкта чын ярыш булды.
Балалар социаль роликлар, очучы Михаил Девятаев батырлыгы турында фильм карадылар, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Күңелле дискотекалардан башка да булмады.
Әйдаманнар Дмитрий Икин, Андрей Зиновьев һәм Ангелина Егорова балалар өчен лагерьда уздырылган һәр көнне вакыйгаларга бай һәм кызыклы итәргә тырыштылар.
– Лагерь территориясенә кергәндә, безне күңелле әйдаманнар каршы алды. “Буревестник” – биредән китәсе килми торган лагерь. Монда без яңа дуслар таптык, бик күп онытылмаслык хис-кичерешләр алдык, аларны озак вакытка тупладык. Безне бик яхшы ашаттылар, кичләрен учак янында утырдык, җырлар җырладык. Кызганыч, вакыт бик тиз үтеп китте, – диде Валерия Ковшова.
– “Акчарлак”та экологик смена әйдаманнары һәм тәрбиячеләре – Казан, Ульяновски, безнең район мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм студентлары. Тәтештәге 1нче мәктәп педагог-оештыручысы Людмила Лазарева барысын бергә берләштерде һәм профильле смена программасын эшләде. Өченче сменада 70 бала ял итте, – ди лагерь директоры Ирина Таһирова. – Көн саен бездә мастер-класслар эшләде. Балалар биюләр, төеннәр бәйләргә, җирлектә ориентирлашырга хайваннар һәм кошлар эзләрен аерырга өйрәнделәр, гадәттән тыш хәлләрдә исән калуның төп кагыйдәләре белән таныштылар.
Мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча спорт секцияләре эшләде. Балалар тыюлык һәм Долгая Поляна авылында экологик сукмаклар эшләделәр, экскурсияләрдә булдылар, дару үсентеләре (үләннәр) утырттылар һәм күзәттеләр. Лагерь территориясен җыештыру буенча “Экологик десант” эшләде.
Педагоглар билгеләп үткәнчә, бөтен смена дәвамында һәр отряд үзенең Кызыл китабын булдырган, анда үсемлекләрнең һәм хайваннарның юкка чыгучы төрләре генә түгел, ә балалар фикеренчә, кешеләрнең сирәк сыйфатлары, эмоцияләр һәм эшләр дә урнаштырылган.
Халыклар бердәмлеге көне, Хәрби-диңгез флоты көне, Фән һәм техника көне бәйрәмнәре һәм истәлекле даталар да игътибарсыз калмаган. Һәр конкурс һәм ярыш нәтиҗәләре буенча актив балаларга дипломнар һәм грамоталар, шулай ук лотерея билетлары тапшырылган.
Сменаның соңгы көнендә призлар уйнатылган. Балалар уртаклашканча, алар бик күп уңай хис-кичерешләр алганнар һәм ел буена җитәрлек уңай энергия туплаганнар.
ФОТО “АКЧАРЛАК” ШӘҺӘР ЯНЫ СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЫ ТӘКЪДИМ ИТТЕ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев