Бизнесны үстерү – өстенлектә
Тәтештә ТР Яшьләр хөкүмәте көне кысаларында “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проектын тормышка ашыру һәм аңарда яшьләрнең роле” форсайт-сессиясе узды.
(Тәтеш, 27 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә ТР Яшьләр хөкүмәте көне кысаларында “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проектын тормышка ашыру һәм аңарда яшьләрнең роле” форсайт-сессиясе узды.
ТР Яшьләр хөкүмәте, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм башкалар чараның спикерлары буларак чыгыш ясады. Чарада район эшкуарлары һәм яшьләре, үз эшләрен оештыру белән кызыксынган кешеләр катнашты.
“Безнең алда барлык илкүләм проектларны колачлау бурычы куелган, алар бүгенге көндә 2024 елга кадәр РФ үсешенең төп векторлары булып тора. Без яшь эшкуарлар белән очрашыр һәм һәрбер территориянең аеруча да көнүзәк илкүләм проектын сайлар өчен, районнан-районга сәяхәт итәбез. Бүген әйтелгән тәкъдимнәрне без алга таба тормышка ашыра һәм тулы кыйммәтле проектка җиткерә алган кебек, шуның буенча безнең яхшы сыйфатлы юл картасы барлыкка киләчәк”, – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова.
Форсайт-сессия барышында ташламалы кредит алу, фермерлар һәм кооперацияләр ярдәме, субсидияләр бирү, интернет-сәүдә мөмкинлекләре, товар җитештерүчеләрнең Россия һәм дөнья базарына чыгу мәсьәләләре каралды. Эшкуарлар бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм профильле уку шартлары хакында белделәр.
Ачыктан-ачык әңгәмә катнашучыларга спикерларга сорау бирү мөмкинлеген бирде. Эшкуарларны бердәм мәгълүмати ресурс булу, кредитлар бирү, грант ярдәме кызыксындырды.
Никита Железнов – үз эшен башлап килүче фермер, хәзерге вакытта җиләк-җимеш үсемлекләре питомнигы булдыру белән шөгыльләнә. “Бездә республика хөкүмәте, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча органнар белән үзара бердәмләшеп эшләү мөмкинлеге барлыкка килүе әйбәт. Аны бизнесны үстерер өчен һичшиксез файдаланырга кирәк, дип саныйм”, – дип уртаклашты ул.
Уйлап табучы Константин Циолковскийның бердәмлек көче турындагы өземтәсе спикерлар тарафыннан очрашуның үзенә бер төрле шигаре буларак китерелде: “Берләшергә өйрәнгән кешеләр Алтын гасырга керәчәк. Кеше күбрәк булган саен, киләсе һәркем шулкадәрле кадерлерәк, ул көчне күп тапкырга арттыра. Коллектив – бөек көч!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев