Дәүләт автоинспекторлары ярдәмчеләре ярышты
Тәтештә “Имин тәгәрмәч” яшь инспекторлар хәрәкәте республика конкурсының муниципаль этабы булды
(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрдәге 1 нче урта мәктәп базасында узган ярышларда юл хәрәкәте яшь инспекторларның
15 отряды катнашты.
Бәйрәмчә бизәлгән залдагы тантаналы ачылыш вакытында район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, укучыларны һәм педагогларны сәламләп, болай диде:
– Безнең конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләре белеменә багышланган. Сез, яшь инспекторлар хәрәкәтендә катнашучылар буларак, аларны барысыннан да яхшырак белергә һәм үзегезнең сыйныфташларны, шул исәптән ата-аналарыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә тиеш, чөнки бу урамда йөргәндә бик мөһим. Өстәвенә җәйге айларда, чөнки тиздән озакка сузылган каникуллар җитәчәк.
Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның профилактика бүлеге ТИнең Буа бүлеге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова билгеләп үткәнчә, быелгы “Имин тәгәрмәч” конкурсы үзенчәлекле булып тора, чөнки 6 мартта юл хәрәкәте яшь инспекторлары оешуга 50 ел тула.
– Без конкурска гына түгел, шулай ук юбилей бәйрәменә дә җыелдык, – дип басым ясады ул. – Юл хәрәкәте яшь инспекторы булу – хөрмәткә лаек, яшь инспекторлар юлларда имин хәрәкәт итү культурасын саклый, сез – безнең киләчәк, зур илебезнең үрнәк гражданнары булыгыз.
Конкурста катнашучыларга алты станцияне үтәргә тәкъдим ителде, алар анда үзләренең гамәли күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрен күрсәтә алдылар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре белеме буенча теория беренче бирем булды, катнашучыларның һәркайсы аны аерым компьютерда тапшырды. Тест үтүчеләр монитор артында, импровизацияле имтиханнардагы кебек, дөрес җавап әйтер һәм штраф балларын булдырмас өчен, җитди һәм игътибарлы рәвештә картинкага карап утырдылар.
Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре белеме дә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларыннан җентекләп уйлап эш итүне таләп итте, чөнки һәркемгә үз командасын сынатмау җаваплылыгы өстәлде.
Спорт залында, “Автошәһәрчек” станциясендә, велосипедчылар шәхсән үзләре йөреп күрсәттеләр. Махсус җиһазландырылган мәйданда юл билгеләре, тамгалары, светофорлар, тыкрыклар, җәяүле кичүләре һәм хәтта “тимер юлны аркылы чыгу” да бар иде. Укучылар чынбарлыктагы юл шартларына туры китерелгән хәлләрдә юнәлеш таба алдылар.
“Велосипедны фигуралы йөртү” этабында төрле каршылыклар урнаштырылган мәйданчыкта һәр укучы трассаны шәхсән үзе чыга алды.
Командалар “Тормыш иминлеге нигезләре” станциясендә юлда велосипедчы яки җәяүле сыйфатында үз-үзеңне контрольдә тота белүне тикшерү буенча берничә биремне үтәделәр.
“Юл хәрәкәте иминлеге өчен – бергәләп” иҗади конкурсы юлларда имин йөрү буенча командаларда катнашучыларга үзенә бер төрле агитация рәвешендәге чыгышка әверелде.
Жюри әгъзалары әйтүенчә, катнашучыларның барысы да яхшы әзерләнгән, тырыштылар, ләкин шулай да, теләсә нинди конкурстагы кебек, иң яхшыларны ачыкларга кирәк булды. Тупланган баллар нәтиҗәсе буенча, Тәтештәге 2 нче урта мәктәп укучылары җиңүче булды, шәһәрдәге 1 нче мәктәп – икенче урында, Алабирде урта мәктәбе командасы алдынгылар өчлегенә нокта куйды.
Ярышларның баш судьясы, районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов билгеләп үткәнчә, конкурс барышында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үзеңне юлда имин тотуны киң җәелдерү буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең иң төп ярдәмчеләре булуын чираттагы тапкыр дәлилләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев