Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дуслык офыкларын киңәйтеп

ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча муниципаль берәмлекләр арасында “Салават күпере” проекты рес­публика конкурсында җиңде.

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге 2нче урта мәктәптә узган “Мәдәниятләр салават күпере” фестивале безнең якның талантларга никадәрле бай булуын дәлилләде. 

– Безнең проект Тәтеш районында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен сак­лау һәм үстерү кебек шундый әһәмиятле проблемаларны хәл итүне, шулай ук укучыларны укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар булдыруны күз уңында тота, – дип сөйли мәктәп директоры Фиргать Гаффаров. – Мәктәп коллективы белән зур әзерлек эшләре үткәрелде. Төрле яшьтәге укучыларны Россия халкының, аерым алганда, Тәтеш районында яшәүче халыкларның,  күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәтүгә һәм киң җәелдерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар уздырылды.

Мәктәп коридорында кунак­лар – администрация, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты, районның “Ак калфак” иҗ­тимагый оешмасы  вәкилләре, жур­налистлар – рәсемнәр күргәзмә­сен сок­ланып карадылар. Балалар милли үрнәкләрне, кече ватан күре­нешен үз эшләренең темасы итеп алганнар. Шунда ук башлангыч сыйныф укытучылары халык иҗаты темасына мастер-класс­лар күрсәттеләр. Юлия Ильина – этник муенсаларны, Татьяна Ислюкова  чувашларның саклагыч бөтиләрен ничек ясарга икәнлеген өйрәтте. Чарада катнашучылар Ольга Абрамова белән бергә тоз савытына халык милли бизәкләрен ясадылар. Гүзәл Корнукова белән сувенир кәрҗин үрделәр.     

Шуннан соң директор урынбасары Екатерина Нигъмәтуллина барысын да мәк­тәп театрына чакырды. Кунак­лар халык әкият­ләреннән теат­раль­ләш­терелгән тамашаны – “Терем­кәй”не – рус телендә, “Шал­кан”ны татар те­лендә кызыксынып карадылар.  Мәктәп теат­ры җитәкчеләре Диана Минаева белән Гүзәл Саматова рольләрне бик тә туры китереп билгеләгәннәр. Балаларның барысы да сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоттылар, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли, матур җырлый, бии алуларын күрсәттеләр. Өстәвенә тагын бер күренеш гаҗәпкә калдырды: 1 “Б” сыйныфтагы актерлар өчен татар теле туган тел булып тормаса да, алар аны камил белә диярлек. 

Туган яктагы халык­ларның ясалма йортларында милли ризыкларны тәкъдим итү булды. Төрле халыкларның ризыкларын авыз итеп карау – күп гасырлык көнкүрешкә кагылу дигән сүз. Милли аш-суны әзерләүдә  мәктәп укучыларының ата-аналары турыдан-туры катнаштылар. Алар балалары белән бергә борынгы рецептлар белән уртаклаштылар, милли ризыклар әзерләү серләре һәм алар белән бәйле булган гаилә, халык йолалары турында сөйләделәр. 

6  “А” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Дилбәр Хатыйпова) – рус милли ризыкларын, 6 “Б” класс укучылары (класс җитәкчесе Эльмира Кучина) татар милли ризык­ларын тәкъдим иттеләр. 7 “А” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Лариса Тайманова) чуваш ри­зык­лары белән таныштырдылар, 

7 “Б” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Евгения Трифонова) мордва ризык­лары турында сөйләделәр. 

Киң күләмле чара матур концерт белән тәмамланды, анда укучылар белән бергә мәктәп педагоглары: Анна Андрианова, Гө­лия Нәфигыйна, Яна Курзаева да кат­нашты. Тамашачылар төрле мил­ләтләрнең мәдәнияте белән таныша алу мөмкинлегенә ия булдылар.  

– Грант акчасына без туган тел бүлмәләренең берсендә җиһазны яңарта һәм проект-компьютер җайланмасы сатып ала алдык, аны һәрбер класска урнаштырырга тырышабыз, чөнки техник әйберләр аркылы өйрәтү әһәмиятле. Шулай ук күргәзмәләр, сәхнәләр һәм башкаларны бизәр өчен материаллар сатып алдык. Рус, татар, чуваш һәм мордва халыклары киемнәреннән коллекция булдыру насыйп итте. Алар шкафларда эленеп тормаячак­лар, алда әле планлаштырып куелган чаралар шактый күп, – дип билгеләп үтте Фиргать Гаффаров. – Болар балалар һәм яшүсмерләр өчен әһәмиятле, кызыклы, алар Россиябездәге халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре турындагы үзлә­ренең белемнәрен көннән-көн арттыра баралар.      


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев