Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ел башыннан бирле Тәтеш районын “Колос” агрофирмасында бер сыердан уртача савым 4600 килограмм тәшкил итә

    Бүген агрофирмада уртача 12шәр килограмм сөт савалар. Бу район буенча икенче күрсәткеч.

    - Күпләп бозаулый башлагач сөт артачак. Ноябрьдә 29 сыер бозаулады. Хәзер 86сы ташлаткан, алар декабрь-гыйнварда үрчем бирәчәкләр, - дип сөйли ферма хәлләре турында генераль директор вазифаларын башкаручы Әсфан Йосыпов. Барлык белгечләр дә урыннарында, һәр сыер савучы 50 терлеккә хезмәт күрсәтә (савым көтүендә - 300 сыер), ике алмаш сыер савучыбыз бар. Азык җитәрлек әзерләнде.

    - Әгәр сыерның сөте телендә диләр икән, димәк, эш рационга бәйле?

    - Тәүлегенә биш тапкыр ашатабыз, киченнән иртәгәге көнгә измә ясап калдырабыз. Биоөстәмәләр, тоз, акбур җитәрлек. Рационга көнбагыш түбе, фураж керә. Азыкны дозатор (мини катнаш азык заводы) һәм "Делаваль" миксеры ярдәмендә әзерлибез.

    Автоматлаштыру терлекчеләр хезмәтен җиңеләйтергә, азыкның сыйфатын яхшыртырга булышлык иткән. Иртәнге савудан соң сыерларга фураж белән силос бирелә. Көндезге сәгать икедә аларны кардага чыгаралар, анда - арпа саламы һәм печән җитәрлек.

    Кичке саву алдыннан янә ашаталар, сауганнан соң - төнгә азык салып калдыралар.

    Раздойга куелган сыерларга һәр литр сөт исәбеннән 300 грамм пешерелгән арпа бирелә. Сөтнең майлылыгын арттыру өчен рационга кукуруз бөртеге, алар үзләре үстерәләр, өстәлә.
    "Колос"та, терлекләр авы­руын кисәтү һәм булдыр­мау өчен ветеринария препаратлары, витаминнар алуга акча кызганмыйлар. Ветврач Андрей Овинкин әйтүенчә, барлык гаризалар җитәкчелек тарафыннан үтәлә, октябрьдә генә дә 30 мең сумлык бөтен кирәкле препаратларны сатып алганнар.

    Ферма буенча уртача эш хакы 17-19 мең сум тәшкил итә. Мул сөт чорында ул, әлбәттә, арта. Биредә кышкы чорда механизаторларны эшле итү турында да кайгырталар, алар азык тараткычта 15әр көн чиратлап эшлиләр һәм шуның өчен 15 мең сум алалар.

    Югары нәтиҗәләргә ирешү белән кызыксынучанлык ферма эшчәннәре турында кайгыртуга булышлык итә. Терлекчеләр төрле авылларда яшәгәнлектән, аларны эшкә хуҗалык автотранспорты белән алып киләләр, фермада эштән соң сөйләшеп чәй эчү бүлмәсе дә бар. Эшкә атна һәм ай саен йомгак ясала.

    Хәзер, мисалга, савым буенча Татьяна Пугачева һәм Ольга Матвееваларның эш нәтиҗәләре ­югары.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге терлекчелек абзарларын үзгәртеп коруны дәвам итә. Быел таналарны каплату өчен 120 башка исәпләнгән механикалаштырылган бина әзерләнгән. Киләсе елда тана бозау­ларга аерым бина булдыру планлаштырыла. Район артталыктан чыга һәм терлекчелек продукцияләре җитештерүдә лаеклы урын яулый алсын өчен, биредә башка хуҗалыкларга үрнәк алырлык һәм өйрәнерлек нәрсәләр күп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: