Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Әни, синең алда баш иябез

    Таң алдыннан дала өстендәге ирекле кошлар кебек, ана җиде улын да очырып җибәрә.

    Укучыларга хатын-кыз-ана турында сөйлисем килә. 1936 елның эссе июль аенда Акулина һәм Михаил Ещигановлар гаиләсендә дүртенче бала булып кыз туа. Шул чакта ата-ана аның нинди сынау­ларга дучар булачагын күз алдына да китерми. Кызга биш яшь вакытта әтисе сугышка китә, һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә алты бала ятим һәм әниләре тол кала. Ат кузгалагы, алабутадан аш, язын, бакчада өшегән бәрәңгеләрне җыеп көлчәләр пешереп ашыйлар.

    Сугыш чоры балалары бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерәләр: җиде яшьлек абыйсы Семен авылларыннан 10 километр ераклыкта, көнгә берничә бәрәңге хисабына, көтү көтә. Ул аларны җыеп бара, ә төнлә әнисенә бирергә дип йөгереп өенә кайта торган була. Нина Михайловна шул авыр елларны әле хәзер дә күз яшьләре белән искә ала, әмма зарланмый: "Барыбыз да шулай яшәдек", - ди.
    Әниләре эшкә китә, ә ул аның кайтуына бөтен йорт эшләрен эшләп бетерергә дип тырыша: кер, идән юа, чүп үләннәрен утый, гаиләне туендыручы кәҗәне дә карый.

    Биш ир туган Ещигановларның берсе - Егор гына, ул да инвалид, сугыштан кайта, ярдәм көтәр урын юк. Нина 13 яшеннән колхоз эшендә. Җәен ашлыкны сортлар­га аеруда эшли, ә кышын бозаулар карый.

    23 яшендә Петр Родионовка кияүгә чыга. Сөйгәне белән 14 ел яшәп, 7 малай тудыра. Гаилә башлыгының гомере кыска була, кечеләре Петя 14 көнлек, ә олысы Николай 11 яшьлек булып кала. Шулай да бик тату яшиләр, зур хуҗалык алып баралар. Нина Михайловна әле дә яшьлек мәхәббәтен күңел түрендә сак­лый. Ачы күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтми, төннәрен кер юа, ашарга пешерә, балаларының өс-башларын ямый, ә иртән колхоз эшенә йөгерә. Чөнки иреннән калган бөтен хуҗалыкны сакларга кирәк, башкача малайларны ничек аякка бастырасың?
    Тырышлыгы, сабырлыгы, йөкләнгән һәр эшне намус белән башкарганы өчен колхоз җитәкчелеге аны хөрмәт итә, ничек тә булса булышырга тырыша. Балалар да эш сөючән, игелекле булып үсәләр. Ана кайгысын берни белән дә чагыштырып булмый, буйга җиткән улы Анатолийны югалтуын Нина Михайловна ирләрчә кичерә.

    Ул каенанасы Прасковья Васильевна белән 42 ел тату гомер итә. Каен­анасы аның өчен ана да, дус та, киңәшче дә һәм йортның өлкән хуҗабикәсе дә була. Үзеннән соң якты истәлек калдырып, әбекәй 93 яшендә бакыйлыкка күчә.

    Уллары тормышта үз юлларын табалар: өчесе авылда, әниләре янәшәсендә, аның хакында кайгыртып һәм булышып яшиләр. Һәркайсының үз вазифасы бар. Өйдә һәрвакыт, бәйрәмдәге кебек, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.

    Әлеге тыйнак хатынга ана батырлыгы - Ватанның җиде сакчысын тәрбияләгәне өчен хөрмәт белән баш иясе килә. Һәм әниләр көнендә Нина Михайловнага сәламәтлек, җитешлек һәм балалары, оныклары куанычын телисе генә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: