Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Эпидемиолог: Коронавирустан вакцинация вакытында алкогольдән тыелып тору кирәк

Вакцинация вакытында алкогольне күп куллану антитәнчекләр бүленеп чыгуга тәэсир итә.

(Тәтеш, 11 март, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов коронавирустан вакцинация вакытында алкогольдән тыелып тору кирәклеген әйтте.

«Вакцинация вакытында алкогольне күп куллану антитәнчекләр бүленеп чыгуга тәэсир итә. Алкогольгә карамастан, антитәнчекләр барыбер формалашачак, тик исерткечне күп куллансаң, аларның бүленеп чыгуына энергия күбрәк сарыф ителәчәк», — диде Дмитрий Лопушов Инстаграмдагы аккаунтта тулы эфир барышында.

Белгеч сүзләренчә, иң яхшысы вакцинациягә кадәр өч көн алдан һәм прививкадан соң өч көн алкогольдән гомумән тыелып тору мөһим.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-03-2021/epidemiolog-koronavirustan-vaktsinatsiya-vakytynda-alkogold-n-tyelyp-toru-kir-k-5811907

фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев