Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Көн темасы

Эшнең сыйфаты яхшырачак

"Тәтеш шәһәре" МБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев шәһәрне төзекләндерү һәм яшәр өчен уңайлы мохит тудыру мәсьәләләрен хәл итү турында сөйләде.

- Андрей Владимирович, шәһәребездә территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр даими алып барыла, һәм, шунысы әһәмияткә ия, аның нәтиҗәләрен кешеләр дә күрә башладылар. Әйтегезче, зинһар, үткән елда әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләргә насыйп булды?
- Шәһәр территориясен төзекләнде­рү тормыш эшчәнлеген һәм хуҗалык итүне яхшыртуга йогынты ясаучы чаралар җыелмасын берләштерә: территорияләрне җыештыру һәм яшелләндерү, юлларны карау һәм файдалану, эстетик күренешне һәм торак пунктларны яктыртуны яхшыр­ту. 2017 елда әлеге барлык юнәлеш­ләр буенча Тәтештә зур эшләр башкарылды. Төзелеш һәм үзәк паркны яңартып кору дәвам иттерелде: җәйге кафе, шахмат мәйданчыгы, керү юллары ясалды, стадион трибунасы яңадан торгызылды - астан яктырту урнаштырылды, бәдрәф төзелеше башланды. Шә­һәрдә ел саен юллар, тротуарлар ремонтлау һәм төзү буенча чаралар үткәрелә, 2017 елда алар исәбенә түбәндәге эшләр керде:
- муниципаль юл фонды акчасы хисабына - чаңгы-роллер трассасы, Горький урамы буенча (Бакчадан алып Октябрьгә кадәр) тротуар төзелде; Кыр, Ленин урамнарында асфальт өслек белән юллар ремонтланды;
- юлларны ремонтлау буенча рес­пуб­лика программасы хисабына Ленин, Октябрьгә 50 ел, Иванов, Киров, Горький, Гагарин, Толстой урамнарындагы юллар асфальт өслек белән ремонтланды;
- юлларны вак таш-ком катнашмасы белән төзү республика программасы хисабына Куприянов, Людоговка, Табиб Соколовлар, Октябрьгә 40 ел, Боголюбов, Гончаров, Яруллин, Газчылар тыкрыгы, Совхоз, Энергетиклар, Яшел, Яшьләр урамнарын­дагы, Совхоздан алып Болынга кадәрге аркылы чыгу урыны, чишмәгә бара торган юллар ремонтланды.
Махсус безнең район өчен респуб­лика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүлеп бирелгән өстәмә акчалар ярдәмендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкны ремонтлау буенча эшләр күләме үтәлде, Малкин, Ленин, Камай, Свердлов, Көнь­як урамнарындагы юллар ясалды.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрелде: Ленин һәм Горький урамнары кисешкән урында транспорт һәм җәяүлеләргә светофор урнаштыру; шәһәрдәге 1нче, 2нче мәктәпләр, кадет интернат-мәктәбе янына аркылы койма кору; Мәктәп, Воробьев, Либкнехт - Калинин урамнары тыкрыгында ясалма юл тигезсезлеге төзү; муниципаль әһәмияттәге гомуми файдалануда булган машина юлларына ятма сызыклы юл тамгалары ясау; Вахитов, Калинин, Фрунзе, Воробьев, Тукай, Ворошилов, База, Шәһәр чите урамнарында юл чокыр­ларын ремонтлау. Шәһәр урамнары һәм юл чатларына 27 юл тамгасы урнаштырылды.
- Шәһәрнең кайсы предприятиеләре аны төзекләндерү буенча планлаштырылган чараларны тормышка ашыра?
- Ремонт һәм гомуми файдаланудагы юлларны карау, җәмәгатьчелек мохитен, яшелләндерү, урамнарны яктыртуны тәэмин итү белән шөгыльләнүче шәһәрнең "Тәтеш" МПП" МУП төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң күп сандагы чаралар уздыра. Әлеге предприятие тарафыннан өмәләр үткәрелгән вакытта үткән елда 400 кубометр чүп-чар, 30 арба ботак чыгарылды, 2017 елның кышкы айларында 30 мең тоннага якын кар җыеп алынды. МУП шәһәрнең җәмәгать урыннарын яшелләндерү өлешендә зур эшләр башкара.
Предприятие хезмәткәрләре тарафыннан 2017 елда шәһәрдә 5000нән күбрәк чәчәк утыртылды, 384 квад­рат метр төргәкле газон үләне җәелде, шәһәр паркында - 1 гектарга якын.
Кече архитектура төрен кертү белән шәһәрне яшелләндерүгә игътибар бүлеп бирелде - МУП көче белән шундый 7 төр әзерләнде, алар Тәтештәге райпо кибете һәм 2нче урта мәктәп (Ирек мәйданы - Свердлов)янәшәсенә урнаштырылды.
- Шәһәрдә яшәүчеләрне юллар торышының сыйфаты борчый, кирәкле техника бармы?
- Урамнарның торышын тагын да сыйфатлы итү һәм төзекләндерү максатында үткән елда республика тарафыннан техника бүлеп бирелде: комбинацияле КО-829А1 юл машинасы, "Беларусь-82.1" тракторы базасында төяү-җыештыру машинасы, кирәкле асылмалы җайланмасы булган АNT-1000 мини-төягеч, СнП-17 җыйдыргычлы кар төягеч һәм башка ваграк техника. Хәзерге вакытта "Тәтеш" МПП" МУПта шәһәрне җыештырыр һәм тәртиптә тотар өчен 10 техника бар.
- Шәһәребез урамнарына яктырткычларның яңа терәк баганалары урнаштырылды, моңа кешеләр бик сөенә.
- Әйе, 2017 елда урам яктырткычларының 90 терәк баганасы һәм Горький, Тәтешкә 200 ел, Төньяк урамнарына 91 яктырткыч куелды. Урам яктырткычларын булдыруга һәм ремонтлауга ел саен 1400 мең сумга якын сарыф ителә. Бу кызган лампочкаларны, яктырткычларны, көчәнеш исәпләгечләрен һәм башка җайланмаларны алыштыру. "Тәтеш" МПП коллективының хезмәте җиңел түгел.
- Куркыныч тудырган агачларны кисү буенча бурычлар ничек хәл ителә?
- Быел шәһәрлеләрнең гаризалары һәм районның махсус хезмәтләре белән килешү буенча 64 агач киселде һәм чыгарылды. Әлеге бурычның башка ягы - агачлар утырту. Үткән елның яз һәм көзендә генә дә 1500 агач үсентесе утыртылды. Шушы акциядә аеруча актив катнашучылар - Тәтештәге 2нче, татар мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәбе.
- Шәһәр территориясендә 5 ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә) үз эшчәнлеген тормышка ашыра. Алар төзекләндерүдә нинди булышлык күрсәтәләр?
- ТИҮ һәм идарәче компанияләр көче белән берлектә өйалды бакчалары урнаштырыла, подъездлар, домофоннар, канализация торбалары, фасадлар ремонтлана, йорт яннарын һәм җәмәгать урыннарын яшелләндерү буенча эшләр уздырыла.
ТИҮләр "Татарстан Республикасында елның иң яхшы ТИҮ"е республика бәйгесендә ел саен актив катнашалар, аның нәтиҗәсендә беренче биш призлы урынга ия булучы акчалата грант ала, алар шулай ук шәһәрне төзекләндерү буенча чараларны тормышка ашыруга юнәлтелә. ТИҮләр тарафыннан алынган грант акчасы хисабына 2017 елда өч балалар мәйданчыгы ясалды, фонтан сатып алынды, Көньяк микрорайонда чишмәне төзекләндерү дәвам иттерелде. Шәһәр бюджеты хисабына сатып алынган фонтан Көньяк урамына урнаштырылды, шәһәр кешеләре һәм кунаклары ял итсен өчен фонтанның тирә-ягындагы мәйданчыкны төзекләндерү буенча эшләр үткәрелде. "Көньяк" ТИҮ һәм "Садовод" ТИҮ рәисләре Владимир Бичуков белән Зоя Драгуноваларның эшләрен билгеләп үтәсе килә.
- Шәһәрдә яшәүчеләрне көнкүреш калдыкларын вакытында җыю һәм утильләштерү мәсьәләсе борчый.
- Әлеге мәсьәләне "Тәтеш Жилсервис" ҖЧҖ хәл итә, ул күп фатирлы йортларны карап тору, ишегалды территорияләрен кардан чистарту, шулай ук чүплекләрне җыю һәм аны утильләштерү белән шөгыльләнә. Әлеге юнәлеш буенча эшләрнең сыйфатын яхшырту өчен үткән елда чүп-чар җыюга 4 яңа мәйданчык төзелде (Ирек мәйданы, Толстой, Камай, Төнь­як), гамәлдәге 6 каты-көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгы ремонтланды. "Садовод" ТИҮ гранты хисабына Питомник­та бер мәйданчык төзелде. Әлеге эш төре шактый авыр, шуңа күрә кешеләр дәгъвасыннан башка гына барып чык­мый, әмма без шәһәрлеләр белән һәрвакытта үзара аңлашабыз һәм кимчелекләрне кыска вакыт эчендә төзәтергә тырышабыз.
- Машина куяр өчен өстәмә урыннар төзү буенча планнар нинди?
- Шәһәрнең үзәк өлешендәге Ленин урамында машиналар кую урынын төзү башланды, мәйданчыкны куак­лардан һәм чүптән чистарту буенча зур эш башкарылды. Планда - 2018 елда әлеге автотукталышны ачу.
- 2016 елда булган җирле референдум нәтиҗәләре буенча "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарның үзара салым акчасы кертелде. Үзара салым акчасына җыелган сумма ничак­лы, аларны шәһәрне төзекләндерү буенча нинди чараларга юнәлтергә планлаштырыла?
- 2017 елның 1 апреленә акча җыю барышында аның суммасы 1975750 сум тәшкил итте, югарыда күрсәтелгән суммага Татарстан Респуб­ликасыннан 7831000 сум субсидия бирелде. 2018 елның 10 гыйн­варына карата үзара салым акчасы суммасы - 2115250 сум. 138000 суммада җыелган акчага 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 552000 сум күчерелер дип планлаштырыла.
Тәтеш шәһәрен төзекләндерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына түбәндәге муниципаль контрактлар төзелде:
- шәһәрнең Төньяк микрорайонында балалар мәйданчыгына җиһазлар сатып алу, кайтарту һәм урнаштыру;
- Тәтеш шәһәрендә урам яктырткычлары төзү һәм яңартып кору.
Калган үзара салым акчасы хисабына шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтелгән чаралар 2018 елда дәвам иттереләчәк һәм район гәҗите битләрендә яктыртылып барачак.
- Яңа елны бәйрәм итү уңаеннан шәһәрне гүзәлләндерү тәтеш­ле­ләр­не сөендерде: матур итеп бизәлгән чыршы, яктылыклы сурәтләр, балалар өчен таучык, район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта боз капкалары, төрле төсләр белән балкыган йорт яннары территория­ләре.
- Яраткан шәһәребезне оешмалар белән бергәләп ямьләргә тырыштык. 2017 елда яктылыклы су­рәтләр сатып алынды - атлар белән карета, яктылык терәкләре һәм тартылулы бизәкләр, төсле балкыштагы шарлар. 2016 елда шәһәр чыршысын бизәүгә алынган призлы урын өчен бирелгән грант акчасына чыршы түбәсенә яңа бизәк һәм өстәмә гирляндалар сатып алынды. Оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшкуарлар һәм шәһәрлеләр үз биналарында яңа ел матурлыгы тудырдылар, иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгеләрендә катнаштылар. Бу бәйгеләрдә җиңүчеләр үткән елның азагында кыйм­мәтле бүләкләр алдылар.
- Андрей Владимирович, агымдагы елда шәһәрне төзекләндерү буенча бурычлар нинди?
- Бурычлар шактый куелды - бу шәһәр мохитен яхшырту буенча алга таба эшләү - балалар мәйдан­чыклары төзү, яктырткычларны яңартып кору, шәһәр буасын (ял зонасы, өстәмә күперчекләр һәм катамараннарда йөрү мөмкинлеге белән) төзекләндерү, үзәк паркны яңартып кору дәвам иттереләчәк. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә тәтеш­леләрнең яшәешенә уңайлылык тудыру буенча мәсьәләләрне чишүгә зур игътибар бүлеп бирелә, башланган эшләр шәһәр кешеләре ярдәмендә дәвам иттереләчәк, ә аларның сыйфаты яхшырачак.
- Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев