Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Җиңү яшь булып кала

    Җиңү көнендәге кебек, бер генә бәйрәмдә дә шул кадәрле халык булмый. Солдат-җиңүчеләргә нинди генә һәйкәлләр торгызылса да, алар хакында зур кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрсәтелсә дә, барыбер хәзерге буын алар алдында түләп бетергесез бурычлы, чөнки аларга бу Җиңү бик кыйммәткә төште. Ә ветераннарның һәм сугыш ялкыны көйдергән буынның иң яраткан бәйрәме...

    Җиңү көнендәге кебек, бер генә бәйрәмдә дә шул кадәрле халык булмый.


    Солдат-җиңүчеләргә нинди генә һәйкәлләр торгызылса да, алар хакында зур кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрсәтелсә дә, барыбер хәзерге буын алар алдында түләп бетергесез бурычлы, чөнки аларга бу Җиңү бик кыйммәткә төште. Ә ветераннарның һәм сугыш ялкыны көйдергән буынның иң яраткан бәйрәме бөтен Россия өчен изге бәйрәмгә әверелде.

    Тәтештә иртәнге сәгать 9дан ук бәйрәмчә кәеф тантана итте - тирә-якта музыка яңгырап тора, кулларына чәчәкләр һәм шарлар тоткан балалар баралар, эшчеләр, студентлар, хезмәткәрләрнең колонналары атлый, җирлек башлыклары ветераннарны китерделәр, Дан Монументы янында кадетлар постта торалар.

    Традицион митинг янә­ мең­ләгән тәтешлене җыйды, әмма, чираттагы Җиңү бәйрәменә сугыш ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ә инде тантанага килә алучыларга чәчәкләр, җылы теләкләр язылган өчпочмаклы солдат хатлары, ихлас елмаю­лар бүләк иттеләр, алар өчен кыр кухнясы эшләде һәм яшьләр аларга үз җырларын багышладылар.
    Район башлыгы урынбасары Александр Дубровский митингта ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, "иң бөек һәйкәл - ул йөрәк түрендәге хәтер, безнең ветераннарыбыз турында кайгыртырга омтылуыбыз, үз эшләребезне һәм гамәлләребезне Җиңү көне белән чагыштырып карау". Район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев, ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин, кадет Рим Хәсәншин солдат-җиңүчеләргә һәм тыл эшчәннәренә озын гомер теләделәр. Район чараларын оештыручылар тәҗрибәсе бу бәйрәмне тагын да тантаналы, йөрәккә үтеп керерлек һәм истә калырлык итәргә мөмкинлек биргән.

    Канәферләр, лаләләр, сиреньнәр, шомыртлар - майның бөтен чәчәкләре яу кырыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызга рәхмәт билгесе булып Монумент итәгенә яттылар. Тол калган солдат хатыны бәйрәм уңаеннан кабызылган Мәңгелек утка карап күз яшьләрен сөртте, әтисен-җиңүчене беркайчан да күрмәгән кызы аңа баш ияргә килгән, тыл эшчәне дәһшәтле 40нчы еллар авырлыгын исенә төшерде, чәчләренә бәс төшкән ханым да оныгын кадерле исемнәр язылган мәрмәр плитә янына алып килгән... Җиңү дигән шушы бөек көндә кайгы белән шатлык бергә кушыла.

    Монумент янында пат­риотик җырлар бәйгесе барганда китапханә каршындагы мәйданда җирле шагыйрьләр сугыш, тынычлык, яшәү матурлыгы турында үзләренең һәм дусларының шигырьләрен укыдылар. Сугыш елларын кичерүчеләр - йөрәк түрләреннән чыкканны, яшьләр исә ветераннарга булган рәхмәт хисләрен поэзиянең бөек югарылыгыннан җиткерделәр.

    Җиңү көненең кичке концерт программасына да йөзәрләгән кеше җыелды. Кулына микрофон алган һәркемнең чыгышы сокландырды һәм көчле алкышларга лаек булды. Артистларны тыңлый-тыңлый бәйрәм салютына кадәрге булган ике сәгать сизелми дә узып китте.
    Халыкның шатлык-сөенече һәм "Җиңү көне" җыры белән бергә һәр залп күккә төрле төстәге ут бәйләмнәре сипте. Мондый могҗизаны күп тапкырлар күрсәк тә, матурлыгы белән әсир итүче әлеге куәтле көчне һәрвакыт сок­ланып күзәтәсең.
    Салют, Җиңү! Сезгә, җиңү­челәр, салют һәм дан!

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: