Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Җиңүгә өметләнеп

    Тәтеш районының "Татарстан" игенчеләренең кәефләре күтәренке.

    Комбайннар барсы да кырда, агрофирманың барлык тармакларының эше үстерелгәнне урып-җыюга юнәл­телгән. Ху­җалыкның баш агрономы Әүхәт Ярма комбайннар, ме­ханизаторлар эшлә­гәндә басудан китеп тормый. Үлчәүләрдә -­­ бухгалтерлар Әлфия Садыйкова һәм Гөлү­сәр Куркина, чөнки ху­җалыкның бөтен икъ­тисады һәм килә­чәк­тәге җитешлеге бүген кырларда хәл ителә. Пенсионерлар да читтә кал­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­маганнар. Алар - контролерлар да, ки­ңәшчеләр дә, ярдәмче­ләр дә. Хәбир абый Койрыков һәм Әхмәт абый Мохтаров - ындыр табагы каравылчылары. Ә Җәүдәт абый Ильясов - ашлык складлары мө­дире. Уракта кат­на­шучылар кыйммәтле ва­кытны югалтмас өчен, төшке һәм кичке ашларны кырда ашыйлар.

    - Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, - дип сөйләп китте баш агроном, - инде бишенче ел бергә эшлиләр, шуңа да бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, "Иң ях­шы экипаж" исемен алу өчен бер үк дәрәҗәдә тырышалар. Хуҗа­лыкта кичәге көнгә 1000 гектар яки 60 проценттан артык ашлык җыелган. Дүрт экипаж арасында Харис Сәгыйтов ярдәм­чесе Илнур Галиуллов бе­лән алда бара, алар 618 тонна сук­тырганнар, икенче урында - яр­дәмчесе Дамир На­сыйров белән Рәшит Госманов (593 тонна). Кырдан ашлык та­шу­чы шоферлар Марат Шиһа­пов белән Рәдиф Муллин бер минутка да тот­карланмыйлар. Са­лам­ы җыелган басу­лар тәртипкә китерелә: 200 гек­тарда сөрелгән, көзге культуралар өчен 250 гектар әзерләнгән.

    саннар һәм фактлар:

    Районда бөртеклеләр 24260 гектарда (59,3 процент) урылган.
    23306 гектарда (57 процент) суктырылган.
    Барлыгы 41018 тонна җыеп алынган, элеваторларга 15 мең тонна иген озатылган.
    Алда баралар:
    "Нур" - 75 процент (715 гектар),
    "Авангард" - 73 процент (1098),
    "Маяк" - 70 процент (670),
    "Колос" - 68 процент (1629),
    "Парадиз" - 65 процент (1941).


    Урак алдынгылары (13 августка мәгълүматлар )
    Беренче баганада - комбайнчыларның фамилиясе һәм исеме, икенчедә - хуҗалык, өченчедә - комбайн маркасы, дүртенчедә - суктырылган (тонналарда).
    "Лексион", "Мега Класс" һәм Нью Холланд
    Ивлев Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1201
    Алешин Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1105
    Маврин Евгений Васильевич "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1092
    Куприянов Геннадий Анатолиевич "Сафиуллов" КФХ Тукано 927
    Ещиганов Александр Васильевич "Нива"ҖЧҖ Лексион-560 923
    Дон-1500, Акрос
    Филатов Сергей Геннадьевич "Содружество" ҖЧҖ Акрос 1040
    Авдеев Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Акрос 1002
    Мерзлов Вячеслав Владимирович "Содружество" ҖЧҖ Акрос 900
    Мешков Николай Александрович "Авангард" ҖЧҖ Акрос 851
    Сәгыйтов Харис Әнәс улы "Татарстан" Дон-1500 618
    агрофирмасы" ҖЧҖ
    СК-5 Нива, Енисей
    Левштанов Владимир Александрович "Авангард" ҖЧҖ Енисей-1200 443
    Михеев Анатолий Терентьевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 396
    Абмаев Михаил Васильевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 394
    Кириллов Николай Васильевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 391
    Хисаметдинов Сирин Дамир улы "Новый путь" а/ф ҖЧҖ СК-5 "Нива" 390

    Район хуҗалыклары "Рацин" ДУБ һәм "Тат­агролизинг" ААҖ алдындагы икмәк җитештерү
    йөкләмәләрен 70,6 процентка үтәделәр, бу ТР районнарының беренче бишлегендә
    булырга мөмкинлек бирә. Алда бик мөһим мәсьәлә тора - региональ фондка ашлык тапшыру.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: