Чикләрсез балачак

Тәтештә 1 июньдә зур бәйрәм булып узды.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм педкөллият каршындагы мәйданга иртәдән үк балалар, олылар, нәниләре белән ата-аналар җыелдылар. Барсын да клоуннар каршылады, һава шарлары бик күп иде.
Бәйрәмдә катнашучы бер генә бала да яраткан әкият геройлары белән фотога төшү, әкият почмагында булу, батутта сикерү, төрле спорт бәйгеләрендә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагандыр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең җыр-биюләре, танылган җырчылар һәм ансамбльләрнең чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Теләкләре булганнар микрофон янына килеп үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар яки җырладылар, көллият студентлары исә аларга татлы призлар бүләк иттеләр. Ә янәшәдә генә нәниләр асфальтка төсле акбурлар белән "Балачак бәйрәмен" ясадылар. Хәтта яшь ярымлык Диләрә Рәхимовада арбасында гына утырып тора алмады, ул да башкалар кебек кулына акбур алды.
Спорт мәйданчыгы да шау-гөр килеп торды. Ирекле көрәш ярышлары узды, анда Татарстан Республикасының ирекле көрәш Федерациясе вәкилләре судьялык иттеләр. Шашкачылар һәм шахматчылар да көч сынаштылар. Балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылып, анда укытучылар Галина Глотова һәм Татьяна Демина үз куллары белән сувенирлар ясап карарга теләүчеләргә мастер-класс күрсәттеләр.
Оештыручылар бәйрәмне истә калырлык, матур тамашалар һәм сюрпризлар белән балаларны, ата-аналарны да сокландырырлык итәргә тырышканнар. Шулай ук мәдәни күңел ачу үзәгендә балалар өчен бушлай мультфильмнар күрсәтү, музейда Ачык ишекләр көне оештырылган иде.
Бу көнне ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ балалар хакында да онытмаганнар. Мөмкинлекләре чикләнгән, ятим һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен халыкка социаль ярдәм үзәгенең "Тәтеш балкышы" хезмәткәрләре хәйрия ярдәме оештырганнар. Балаларны яклау көне - ул һәр сабыйның балачагы якланырга тиешлеген искәртә. Безнең аларга әйткән һәр җылы сүзебез, ихлас елмаюыбыз, катнашуыбыз аларда тормышка ышаныч уята, аз гына булса да бәхетле итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.5100
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.3500
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).5500
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.3600
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.4900
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.5900
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.8200
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.11100
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.11701
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.8400
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.11600
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
27 май 2022 - 04:52Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.7900
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41101
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.30500
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.28800
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика