Шул Бөек еллар алдында баш иябез

Сугыш турындагы истәлекләр миллионлаган россиялеләр һәм элекке СССР республикаларында яшәүчеләрнең йөрәкләрендә саклана.
1941 елның егерме ике июнендә - бу илебез тарихында иң күңелсез дата - Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көн барлык һәлак булучыларны, фашист тоткынлыгында җәзаланучыларны, тылда ачлыктан һәм ялангачлыктан үлүчеләрне искә төшерә.
Без туган җиребезне яклаган Ватаныбызның данлы сакчыларын онытмыйбыз, Россия солдатларының, офицерларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тыл эшчәннәренең - хатын-кызлар, картлар һәм балаларның - фидакарьлеге белән горурланабыз. Бүген бөтен илебез Ватаныбыз сакчыларын олылап бер минутка тын калды.
Бу көнне, 71 ел элек, Гитлер Германиясе сугыш игълан итеп тормастан, Советлар Союзына һөҗүм ясый. Беренче шәһәрләр җимерелә, беренче авыллар яндырыла һәм талана, меңләгән тыныч халык беренче корбаннар була. Армиябез зур югалтулар кичерә.
1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен шулай башлана. Сугышның өч елдан артыгы СССР территориясендә бара.
Канкойгыч шушы сугышта илебез зур югалтуларга дучар була. Ул 26 миллион 600 мең совет кешесенең гомерен өзә. 1700дән артык шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселоклар җимерелә, 70 мең авыл җир йөзеннән юк ителә. Сугыш елларында Тәтеш районыннан 12569 кеше фронтка чакырыла һәм шуларның 8482се әйләнеп кайтмый.
Вакыт аяусыз. Сугышта катнашучылар, тыл эшчәннәре арабыздан китә бара һәм сугыш чоры буыны да, алар өчен бу - тормышларының бер өлеше һәм аны оныту да, хәтердән сызып ташлау да мөмкин түгел. Сугыштан әйләнеп кайткан дүрт мең тәтешледән бүгенгә 72 кеше калды. Районда сугышта катнашучыларның, яу кырында һәлак булган һәм кайткач үлгәннәрнең тол калган хатыннары барсы да уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин ителделәр. Мохтаҗларга һәртөрле социаль һәм медицина ярдәме күрсәтелә.
Тагын 10-20 елдан - 22 июнь көне һәм Бөек Ватан сугышы үзе дә киләчәк буыннар өчен, 1812 елгы Ватан сугышы һәм беренче дөнья сугышы кебек, бик еракта калачак. Ә менә икенче дөнья сугышында илебез кичергәннәрне беркемгә дә кичерергә туры килмәгән. Шуңа да без нинди генә шартларда да сугыш, аның корбаннары турындагы хатирәләрнең соңгы ветеран белән йөрәкләребездән югалуына юл куймаска тиеш. Яшьләр совет халкы җиңүенең бөеклегенә шикләнмәсен өчен, без Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне һәртөрле бозып күрсәтүләргә каршы торырга бурычлы. Күп кенә обелискларда "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый", дип язылган һәм без моны йөрәгебез, эшләребез белән расларга тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 14:14“Тел – халыкның тере хәтере, аның күңеле, байлыгы” дип исемләнгән әдәби кунакханә Өстәмә белем бирү педагогы Лашманова Лариса Александровна слайд-презентация ярдәмендә укучыларга планетадагы телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы турында сөйләде.4300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7400
-
1 март 2021 - 08:06Тәтештә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында район күләмендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды.5200
-
1 март 2021 - 06:225300
-
28 февраль 2021 - 14:21Үзәк китапханәдә семинар узды 25 февраль көнне үзәк китапханәдә “Хәзерге шартларда халык мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча китапханәләр эшчәнлеге” темасына семинар узды.7900
-
28 февраль 2021 - 10:04Назыйф Хәбибуллин: Эштә төгәллек һәм осталык кирәк Шофер усак, каен, юкә төяү белән шөгыльләнүче урманчылык делянкасына бара.8200
-
28 февраль 2021 - 08:08Узган ялларда районда өч янгын булды Янгында зарарланучылар һәм һәлак булучылар юк.7000
-
28 февраль 2021 - 06:40Кече бизнес исәбен алалар Росстат 2021 елның язында Россиянең барлык төбәкләре буенча кече бизнеска икътисади исәп алуны уздыра.6900
-
27 февраль 2021 - 13:47Тәтештә “Балалар ышаныч телефоны” акциясен үткәрделәр Аны “Батырлык” МБУ хәбәр итә9000
-
27 февраль 2021 - 11:45Килдеш урта мәктәбе «Бердәм гаилә…» интеллектуаль квесты узды Квест этапларын узу барышында патриотизм тәрбияләнде, танып-белү кызыксынуы, тирә-юньне киңәйтүгә һәм Тәтеш районы милләтләре турында белемнәрне тирәнәйтүгә ихтыяҗ артты.12800
-
27 февраль 2021 - 10:31Әлифба белән саубуллашканнар Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.10500
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
2 март 2021 - 03:17Тәтештә Балалар иҗат үзәгендә «Минем Туган ягым» фотокүргәзмәсе ачылдыФотокүргәзмә экспозициясенә безнең урыннарның табигатен, аның табигый матурлыгын һәм байлыгын сурәтләгән иң кызыклы һәм оригиналь фоторәсемнәр тупланды.800
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп36200
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.35900
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.35400
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.33800
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.32400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика