Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле..."

    Татарстанда ел саен 26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә.

    Дата очрак­лы гына сайланылмаган: бер гасырдан артык элек бу көнне татар шагыйре, әдәби тәнкыйть­че, публицист,
    җә­мә­гать эшлеклесе һәм тәр­җе­мәче Габдулла Тукай туган.
    Тәтеш районы күп милләтле: аның территориясендә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар яши, алар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итә һәм туган телләрендә сөйләшә.

    Ландыш Гарифуллина, 
    Алабирде:
    – Туган тел минем өчен – ул гаять бөек, якын, йөрәктә мөһим урын алып торган бер нәрсә. Мин татар телен яратам һәм аның белән горурланам. Балаларны  30 елдан артык инде аны кадерләргә һәм ихтирам итәргә өйрәтәм. Туган тел – халыкның, кеше туган һәм үскән гаиләнең бер өлеше. Бу хакта безнең һәркайсыбыз истә тотарга тиеш.

    Наталья Мулюкина, Тәтеш:
    – Туган тел – ул Ватанның бер кисәге, кеше нәкъ тә менә шул телдә якыннары белән аралаша. Әлеге төшенчә һәркем өчен үзенчәлекле һәм аерым булып тора. Һәрбер халыкның телләре төрле, һәм һәркем тормышка, ихтирам итү хокукына ия. Туган тел минем өчен күңелгә якын булып тора, һәм мин моның белән горурланам, чөнки әби-бабаларым шул телдә сөйләгән, аны әйтерсең лә кыйммәтле хәзинәдәй, буыннан-буынга тапшырып килгән. Туган тел йөрәктә тирәнтен саклана, шуңа күрә шундый гүзәл һәм сәнгатьле яңгырый да инде. Бу бары тик аралашу чарасы гына түгел, ул гомер буе сак­ланырга тиешле изге әйбер, чөнки аңардан башка халык үзенең мөстәкыйль булуын югалта.

    Ирина Волкова, Тәтеш: 
    – Чуашиядә туып-үстем. Чуаш теле, әниемнең теле – назлы, зирәк, минем өчен ифрат та якын. Минем тарафтан әйтелгән тәүге сүз – бу “анне” (әни). Сабый чактан ук мин туган телгә һәм матурлыкка мәхәббәт уятырлык җырлар ишеттем. Чуаш телендә җырлавым һәм сөйләшүем белән горурланам.
    Марина Кудашова, 
    Килдеш:
    – Минем туган телем – мордвача. Бөек Тукай сүзләрен әйтеп үтәсем килә: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...” Нәкъ тә менә туган тел үзенә барлык халыкларның байлыгын, мәдәниятен, тарихи хатирәсен туплый, ул безгә үзебезнең үзенчәлеклегебезне саклау мөмкинлеген бирә. 
    Яшь буынның туган телне начар белүе, аны өйрәнергә теләмәве мине борчый. Чөнки бары тик аның аша гына аңа, үз халкыңа, аның милли гореф-гадәтләренә карата ярату, башка ха­лыкларның мәдәниятен хөрмәтләү шуннан башлана да инде.
    Туган тел халыкның байлыгы булган кебек, без аны сакларга, үзебезнең нәсел дәвамчыларына онытылмаслык итеп тапшырып калдырырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: