Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелеклелек ярдәм итүдә чагыла

Тәтеш районында 1нән 10 декабрьгә кадәр узачак инвалидлар ункөнлегенең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү.

(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). 

Инвалидлар ункөнлеге ­кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре ­чик­ле кешеләр өчен шәһәрдә һәм авылларда ­социаль, иҗтимагый, мәдәни юнәлештәге төрле чаралар ­оештырылачак.

Хәрәкәтләнә алмый торган инвалидлар яшәгән гаиләләргә тар белгечлекләр буенча эш­ләүче табиблар функциональ һәм лаборатор ысуллар белән тикшерү үткәрү һәм стоматологик ярдәм күрсәтү максатыннан медицина хезмәткәрләренең баруы планлаштырыла. Үзәк район хастаханәсендә “Ачык ишекләр көннәре”, шулай ук медицина тернәкләндерүе, медицина яр­дәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган очрашулар оештырылачак.

Табиблар, “Алдан ачык­лау” программасы кысаларында, сәламәтләндерү буенча кеч­кенәдән үсешендә тайпылышлары булган һәм сәламәтлекләре буенча мөм­кинлекләре чикле балаларны озатып йөрүгә аерым эш үткәрәчәкләр. 

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында социаль хезмәткәрләр район башкарма комитетының яшь­ләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә “Без бергә” дип исемләнгән  интерактив дәрес уздырачак. “Тер­нәкләндерү һәм карау мәк­тәбе”ндә авыру туганнарын карау­чылар өчен дәресләр булачак. Өйдә социаль хезмәтләр алучыларга “Йө­рәктән-йөрәккә” акциясе вакытында волонтерлык ярдәме күрсәтеләчәк. Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Шатлык бүләк итәбез” чарасы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле балалар янына бару оешты­ры­­лачак, “Карлыгач” белем би­рү-сәламәтләндерү лаге­рендә тәр­­бияләнүчеләр өчен “Мәр­хә­мәтлелекнең бер өлеше” дигән чара узачак. 
Сәламәтлекләре буенча мөм­­кин­лекләре чикле актив ке­шеләр өчен спорт чаралары оешты­рылачак.

Тәтешнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар янына ункөнлек кысаларында үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре барачак. Алар әңгәмәләр үткәрәчәкләр, өлкән­нәргә гомерне озайту өчен үз киңәшләрен бирәчәкләр.  

Социаль хезмәт алучылар шулай ук спорт буенча җайлаш­ты­рылган өстәл уеннарында, шахмат-шашка турнирында катнаша алачаклар, кинофильм күр­сәтеләчәк, теләге булучылар Тә­теш ягы тарихы музеена бара алачаклар.

Сәламәтлекләре буенча мөм­кин­лекләре чикле кешеләр үз иҗатларын “Кешеләргә игелек бүләк итегез” фестивалендә күр­сәтә, алар шулай ук ял кичә­сенә, китапханәләрдә бизәл­гән китап күргәзмәләренә бара алачаклар, музей залында балалар өчен интерактив программа узачак.

Район мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, Игелек дәресләре, социаль юнәлештәге акцияләр оештырылачак. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хез­мәтчәннәренә, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлык ярдәме күрсәтеләчәк.
Инвалидлар ункөнлегенә план­­­­­лаштырылган чараларның бу тулы исемлеге түгел әле.

Күңел җылысы, игелек, болар аеруча да моңа мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүдә чагыла, моны истә тотып кына калмыйча, шулай ук игелекле эшләргә үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк.

фотоны Наталья Фунтова тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов