Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Илдар Халиков: “Темпларны киметмәскә!”

    ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов якшәмбе көнне кыска сроклы эш визиты белән Тәтеш районында булып киттеләр.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев белән район кырлары өстеннән вертолетта очып узганнан соң, алар "Содружество" ҖЧҖның Олы Шәмәк авылы янәшәсендәге уҗым басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очраштылар.

    алерий Чершинцев, районның бүгенге чынбарлыгын бәян итеп, сабан культураларының планлаштырылган мәйданнарның - 42, бөртекле сабан ашлыкларының 49 процентта чәчелүен әйтте. Игенчеләр алдына чәчүне 9 майга тәмамлау бурычы куелды.

    Республиканың баш аграрчысы районда авыл хуҗалыгы тармак­ларының эшенә үзенең объектив бәясен бирде. "Тәтеш районы гомер-гомергә бары тик үз көченә генә таянды, биредә эре инвесторлар юк, районның кредит бурычларын зур дип булмый (барлыгы 400 миллион сум, табышы миллиард сумга якын), - диде ул. Премьер-министр табышка карата мондый хәлне иң яхшы күрсәткечләрнең берсе дип атады.

    Район 39нчы урыннан 22нчегә күтәрелде, дип дәвам итте министр, игенчеләрнең тырышып эшләүләрен һәм югары игенчелек культурасын билгеләп.
    Аның фикеренчә, районның потенциалы - шикәр чөгендере һәм азык бодае кебек культуралар мәйданнарын арттыру.

    Маллар саны уртача гы­на булса да, дип басым­ ясады Марат Готыф улы, район узган ел уңай рен­табельлелек белән эш­ләүче аз санлылар ара­сында, шул исәптән тер­лекчелек тә - табышлы.­

    Әлеге тармакны яңартуда тагын да активрак катнашырга кирәк. Тәтеш­леләр нәтиҗәле һәм зыянсыз эшли беләләр. "Содружество" һәм "Новая заря" терлекчеләре моңа мисал булып торалар. Бу өлкәдә дә район соңгы урыннардан 22нчегә күтәрелде.

    Сөт буенча, дип билгеләп үтте ул, тәтешлеләр рес­публиканың 2009 елгы дәрәҗәсенә чыктылар һәм шул уңайдан респуб­лика күрсәткечен узып киттеләр.

    Министрның теләге: терлекчелек объектларын торгызырга, картайган үлән мәйданнарын киметергә, авыл хуҗалыгы производствосын яңартуның җөмһүрият программаларында актив катнашырга. Болар барсы да районны ныгытырга ярдәм итәчәк.


    Илдар Халиков алга китешләре һәм икътисади күрсәткечләрне яхшырту белән кызыксынып шөгыльләнүләрен дәвам иттерүләре өчен район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Сөт буенча рентабельлелек бар, - диде ул, - хәзер ничек кенә булса да баш санын арттырырга кирәк, моның өчен тәҗрибә дә, өйрәнерлек алдынгы хуҗалыклар да бар".

    Премьер-министр билгеләп үткәнчә, кулай бәяләр инде бер елдан бирле саклана. Һәм район бүгенге шартларда сөт җитештереп яхшы гына акча эшләү мөмкинлеген дәлилли ала. Иң мөһиме - темпларны киметмәскә.

    Җитәкчеләр кунакларга үзләренең сорауларын бирү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмадылар.

    Билгеле булганча, узган сезонда Буа шикәр заводының чималны кабул итү лимиты чөгендер үстерүчеләр эшен юкка чыгарды диярлек. Марат Әхмәтов әлеге хәлгә аңлатма бирде: "Чәчүлекләрнең мәйданнарын киметмәскә кирәк. Заводта үзгәртеп кору тулы көчкә бара, һәм ул 1 сентябрьгә тулысынча әзер булачак. Аның куәтләре тәүлегенә 5 мең тоннага якын чимал кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2013 ел нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар гына түгел, завод үзе дә зыян күрде. Бәяләрне билгеләү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Барлык сорауларга бүген, чәчү барганда җавап табарга кирәк".

    Яз чәчмәгән әйбер җәй үсмәс, көз урылмас һәм кышын ашалмас.

    Илдар Халиков журналистлар белән әңгәмә вакытында безнең районда авыл хуҗалыгы программалары белән бергә төзелеш һәм капиталь ремонтлау кебек башка республика программаларының да төгәл тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

    "Язның бер көне ел туйдыра" дигән халык мәкале бүген дә көнүзәк, һава торышы чәчүне иң яхшы срок­ларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Ә районнар буенча мондый визитлар проблемаларны күрергә һәм оператив карарлар кабул итәргә булыша", - диде Илдар Халиков.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: