Җинаятьчеләргә акчаларын үзләре теләп биргәннәр
Тәтешлеләрнең банк карталарыннан һәм счетларыннан акча урлау дәвам итә.
(Тәтеш, 14 май, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). Келәштә яшәүче берәү Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, аңа таныш түгел кеше шалтыраткан һәм үзен танылган банкларның берсенең иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Ул ир-атның счет мәгълүматларын алдакчылар алырга омтылуын хәбәр иткән. Акчалары саклансын өчен әңгәмәгә керүче аны кәрәзле телефонына мобиль кушымта – читтән торып керү һәм компьютер яки мобиль җайланма аркылы эшләп булсын өчен программа урнаштырырга күндергән. Зыян күрүче әйтелгәннәрнең барысын да башкарган. Шуннан соң “банк иминлеге хезмәтендә эшләүчегә” ID-сервер санын хәбәр иткән, моның белән ул аларга үзенең кәрәзле телефонына онлайн керә алу мөмкинлеген биргән. Алдакчылар читтән торып эшләүне тулысынча гамәлгә ашырганнар: экранның ачыклыгын киметеп, алар кәрәзле телефонга урнаштырылган барлык кушымталарга, социаль челтәрләргә, шулай ук онлайн банкларга кергәннәр. Кырыгалдарлар 492 мең сумга кредит рәсмиләштереп, акчаны билгесез счетка күчергәннәр. Зыян күрүче алдакчыларның гамәлен берничек тә туктата алмаган, бары тик аларны кәрәзле телефон экраныннан гына күзәтеп торган. Һәм бары тик банк иминлегенең чын хезмәткәрләре кушымтаны блокировкалаганнан соң гына, алдакчыларның явыз гамәле туктатылган.
Билгесез кеше Тәтештә яшәүче хатын белән телефон аркылы сөйләшү барышында акчасын отышлы инвестицияләүне сылтау итеп, алдашу юлы белән аның кредит карталарыннан 326 мең сум акчасын урлаган. Өстәвенә хатын-кыз таныш түгел кешеләргә барлык карта мәгълүматларын үзе биргән. Шәһәрле билгесез затларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү турындагы гариза белән бары тик өч атна узгач кына мөрәҗәгать иткән.
Иоковода яшәүче хатын-кыз полициягә бер көн элек аны ялгыш юлга этәргән һәм аның банк картасыннан 9999 сум акчасын урлаган билгесез затны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе игълан буенча дача сатып алу булган. Мөрәҗәгать итүче алдакчыларга банк картасы мәгълүматларын үзе биргән һәм үзенә килгән СМС-кодларны да хәбәр иткән.
Уяу булыгыз!
Телефон аркылы алдаучылар, статистика буенча, көн саен 100 меңгә якын шалтырату гамәле башкара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләргә дә.
Карта мәгълүматларыгызны, шәхси кабинетыгызның пароль һәм логинын, СМСтан килгән яшерен кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Әгәр сезне нәрсәгә дә булса күндерә, ә бәлки телефон аркылы яный башласалар – сөйләшүне өзегез һәм полициягә шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев