Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иван Яковлевның исеме үлемсез

Тәтеш районында чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган чаралар булып узды

(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, автор фотосы). Россиядә Ватанга, үз халкына чын күңелдән хезмәт итү үрнәкләре күп. Илебез тарихына мәңгелеккә кереп калган исемнәр арасында якташыбыз Иван Яковлев исеме дә бар.

Иван Яковлевичның тормышы ул – үзенең халкы хакына батырлык кылу, аның исеме үлемсез. Педагогның хезмәтләрен озак итеп санарга мөмкин: бу хәзерге чуваш язуы, алфавиты һәм әлифбасы булдыру да, мәктәптә ике телдә укыту системасы, тәрҗемә, язучылык һәм нәшриятчылык эшчәнлеге дә.

Иван Яковлевның тууына 175 ел тулуны бәйрәм итәр алдыннан Тәтеш районына Татарстан, Чувашия районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән делегацияләр килде. 
Тантана митингтан һәм Кошки-Новотимбаево авылында Иван Яковлев бюстына чәчәкләр салудан башланды. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов мәгърифәтчегә багышланган чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, нәкъ тә яшьләр катнашында борынгы ата-бабаларыбызны хөрмәтләү бик мөһим.  

Тантанага Иван Яков­лев­ның онык­ларының оныклары Любовь Ордынская белән Василий ­Толмачев килде.

Чуваш мәгърифәт­чесе­нең нәсел дәвам­­чы­лары Кошки-Новотимбаево урта мәктәбенә, чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеевка һәм И. Я. Яковлев исе­мендәге мемориаль музейга бүләк итеп китап­лар тапшырдылар. Яншихово-Норваши тарихи-мемориаль музее вәкилләре дә шулай ук бүләкләр белән килгән иде: алар И. Я. Яковлев исемендәге мемориаль музей директоры Алексей Пыркинга истә­лекле фотоколлаж ­тапшырдылар, ул музейда ­сакланачак.

Тәтештә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, кунакларны районыбызда яшәүче дүрт милләт вәкилләренең матур киемнәрен кигән артистлар җырлап каршы алды.  

Тәтешлеләр мәртәбәле кунак­ларны ипи-тоз, чәк-чәк, куас, пироглар белән сыйладылар. Тормыш-көнкүрештәге бизәнү әйберләре, милли бизәкләр, дүрт телдә җырлы сәламләүләр, хореографик композицияләр, тирә-юньдә бәйрәмчә рух күтәренкелеге һәм дус халыкларның бердәмлеге хөкем сөрде.  


Район мәдәният йорты фойесында танылган якташыбызга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Чувашиянең дәүләт архивы белгечләре экспозициягә килүчеләрне мәгърифәтченең кулъязмалары, шәхси документлары белән таныштырдылар. Чувашия Республикасының Яльчик мәктәбе педагоглары һәм укучылары Иван Яковлев исемен йөртүче уку йортының төзелүе турында сөйләделәр. Чуваш теле дәресендә дүрт  милләт балалары чуваш мәгърифәтчесенең васыятьнамәсен төрле телләрдә укыды. Иван Яковлев көче ярдәмендә оешкан мәктәпләр фотокүргәзмәсе күрсәтелде, ә алар, билгеле булганча, 140тан артык. 


Тәтештәге 1 нче урта мәктәп укучылары педагогның тормышы һәм эшчәнлеге буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр, ә китап күргәзмәсендә кунак­лар аның фәнни эшләре һәм рухи васыятьнамәсе белән ­таныштылар.   

Иван Яковлевның юбилеен бәйрәм итү кысаларында чарада катнашучылар өчен район мәдәният йорты залында “Иван Яковлевның педагогика мирасы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзендә илебез ­тарихына мәңгелеккә кереп калган күп исемнәр арасында чуваш әлифбасын һәм әдәби телен булдыруда бәяләп бетергесез өлеш керткән якташыбызның да исемен горурлык белән әйтә алабыз, дип билгеләп үтте.   


Докладчылар тарафыннан Иван Яковлев педагогикасында шәхес булдыру, мәгърифәтче мирасын саклау һәм киң таныту, баланың шәхесен тәрбияләүдә һәм булдыруда туган телнең әһәмияте, Иван Яковлев идея­ләрен аның шәкертләренең рухи-агарту эшчәнлеген, педагогика системасында мәгарифнең мәдәнилеген барлыкка ките­рү максатын гамәл­гә ашыру мәсьәләләре каралды.

Бу көннәрдә илебезнең күпчелек почмакларында ­чуваш мәгърифәтчесенең ­тууына 175 ел тулу уңаеннан чаралар уза. 

Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы ­башлыгы:
– Безнең рай­о­нда ­яшәүче­ләр өчен Иван Яков­­­лев – леген­дар шәхес. Гади авыл егете чуваш әлифбасына нигез салган. Үз акчасына мәктәпләр ачкан һәм чуваш халкын укырга өйрәткән. Иван Яковлевич – дөнья күләмендә танылу алган шәхес. Аның исеме халык күңелендә мәңгегә калачак, ә аның "Чуваш халкына васыяте" хәзерге вакытта да әһәмиятле булып кала.

Айрат Фәррахов, РФ Дәүләт Думасы ­депутаты:
– Татарстан Рәисе Юлламасында ТР Дәүләт Думасы депу­татларына агымдагы ел респуб­ликада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Тәтеш районында яшәүчеләрнең 22 проценты – чуваш милләте вәкилләре. Иван Яковлевич – чуваш әлифбасын төзүче, бөек мәгърифәтче, 148 мәктәп ачучы, аның 175 еллыгы бөтен ил буенча билгеләп үтелә. Тәтеш районында яшәүчеләр үзләренең бөек якташлары турындагы истәлекне кадерләп саклыйлар.    

Анатолий Аксаков, РФ Федераль Җы­ены Дәүләт Думасы депутаты:
– Мин Кырымда үстем, әмма Иван Яковлев турында  чуваш милләтеннән булган әти-әниемнән ишетеп белдем. Әлеге кешегә игътибар күрсәтә алуыбызга сөенәм, без үзебезнең тамырларга һәм гореф-гадәтләргә таянып, алга барабыз. Россиянең байлыгы ул – Россиянең халкы. Һәркем, үзенең йолаларын, мәдәниятен, телен саклап, илебезнең байлыгын арттыра. Татарстанда да якташыбыз Иван Яковлев истәлегенә чуваш халкының традицияләре сакланып калуы мөһим.

 Любовь Ордынская, Иван Яковлевның оныгының оныгы:
– Бабаебызның туган авылына кабат килә алуы­бызга шатланабыз. Иван Яковлевның бөтен гомере туган халкына аң-белем бирүгә багышланган, ул аларга Аллаһка ышанычны сакларга, Россия белән бердәмлектә яшәргә, туган телне онытмаска, гаиләне сак­ларга, дус яшәргә һәм килешеп хезмәт куярга ­васыять иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев