Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кече бизнестан – производствоны үстерүгә

    Эшкуарларның иҗтимагый советында районда кече һәм урта бизнесны җәелдерү турында сөйләделәр.

    Теләсә кайсы эш­куарның максаты - үзенең җитеш­леген арттыручы табышлы производство булдыру. Әмма шәхси бизнес, билгеле булганча, кайбер сәбәпләр аркасында һәрвакытта да колач җәя алмый аламый: базар билгеле бер төр хезмәтләр һәм товарлар белән тулганда, үсеш өчен средствога кытлык булган­да, эшче көчләр җи­тешмәгәндә һәм башка хәлләрдә. Эшкуарлар гамәлдәге дәүләт программалары ярдәменә дә ышанып бетмиләр, артык кредитлардан һәм бурычлардан читлә­шәләр, закондагы үзгә­решләр­дән, аерым алган­да салымнардан һәм мәҗбүри түләүләрдән шикләнәләр.
    Совет хуҗалык итүче субъектларга районның икътисади сәясәтен аңлатырга һәм, төрлечә ярдәм күрсәтеп, район территориясендә теге яки бу эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен ачарга бурычлы.
    Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Курков искәрткәнчә, бүгенге көндә районда икътисади яктан актив 87 кече һәм урта предприятие, 370 шәхси эшкуар эшли. Аларның төп эшчәнлек сферасы сәүдә (26 процент), авыл хуҗалыгы (25), эшкәртүче производство (17), төзелеш (15), транспорт, элемтә (6) һәм башкалар.
    Салым салуларның зур булуы һәм үзмәшгульлек программалары мөмкинлекләренең кыскаруы шәхси эшкуарларның ки­мүенә китерде. Районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр барлык эшләүчеләрнең 25 процентын яки 1218 кеше тәшкил итә.
    Шулай да 2015 елда уртача хезмәт хакы 2014 ел белән чагыштырганда 8 процентка күтәрелгән һәм 13823 сумга җиткән. Тулаем территориаль җитештерүчәнлектә кече һәм урта бизнес өлеше арткан. Район бюдже­тына салымнар һәм тү­ләүләр 32 процент тәшкил итә.
    Сезнең инициативага исәп тотабыз
    "Тәтеш" сәнәгать мәйдан­чыгы 2015 елның декабрь урталарында эшли башлады. Анда эшчәнлек алып баручыларның (әлегә 8) өстенлекләре бар: аренда һәм җир салымы түләүдән азат ителәләр. Биредә якын киләчәктә төзекләндерелгән территориясе, югары хезмәт культурасы белән заманча җитештерү базасы булыр дип көтелә.
    Евгений Курков сәнәгать мәйданчыгы вәкилләренең берсе, пластик торбалар җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуар Әдһәм Абдуллин эшчәнлеген мисал итеп китерде. Бер елда ул 480 тонна чимал эшкәрткән һәм 63 миллион сумлык продукция чыгарган.
    2015 елда Олы Тарханда минераль су тутыру цехы эшләтеп җибәрелде, ул апрель урталарында продукция җитеш­терә башлаячак. Бер линиянең куәте сәгатенә меңләгән яки тәүлегенә 72 мең шешә чыгарырга мөмкинлек бирә. Ә заводның тулы куәте - тәүлегенә 72 тонна су. Советта билгеләп үтелгәнчә, районда сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары челтәрләре арта, түләүле хезмәтләр базары үсеш ала: машина юу, матурлык салоны, өс киемнәре тегү ательесы. Район җитәкчелеге тарафыннан сәнәгать мәйданчыгына вәкилләр җәлеп итү, аны төзекләндерү бурычы куелган, пластик тәрәзәләр җитештерү заводын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Һәм, әйтеп үтелгәнчә, "үз проектларын тормышка ашырырга теләүчеләрдән тәкъдимнәр көтәбез". Эшкуарлар билгеләп үткән проблемалардан район бюджетына салымнар түләү, производствоны җәелде­рү өчен җир һәм биналарны рәсмиләштерү мәсьәләсе булды. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Рәмис Сафиуллов болай диде: "Районда авыл хуҗалыгы производствосының үсеше күзәтелә. Фермерларның җирләр алып, аларны эшкәртүләре уңай күренеш. Җирләр продукция бирә башлады, аларга да булышлык күрсәтергә кирәк. Хуҗасыз объектларны - биналарны, җирләрне рәсмиләштерү катлаулы эш. Барсын да закон нигезендә башкарачакбыз. Тәтеш борынгы шәһәр булганлыктан, без туризмны җәелдерергә телибез, шуңа да элекке биналарны алган эшкуар­лар аларның йөзен сак­лап калырга тиешләр".
    Рәмис Хатыйп улы рес­публика программаларыннан файдаланырга чакырды, сәнәгать мәйданчыгы территориясен төзекләндерү планнары белән уртаклашты һәм бизнесны җәелдерүдә булышырга вәгъдә итте. "Безнең өчен иң мөһиме - районда җирле товар җитештерүчеләрнең күпләп эшләүләре, ә җитештерелгән продукцияләрнең сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуы. Бу теләсә кайсы производствога кагыла, шул исәптән төзелеш тармагына да", - дип йомгаклады район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: