Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Келәш китапханәсе каршында эшләп килүче авыл музее Җиңүнең 45 еллыгына оештырылган

    "Ибраһим абый Са­дый­­­­ко­в­­­ның киңәше белән эшкә тотындык. Иске мәктәптә башланган хезмәт 2-3 ел әле шунда сакланды. Музейга әйберләрне авыл халкы да, укучылар да ки­терделәр. Күбесен үзем йорттан-йортка йө­реп җый­дым. Баштарак әллә ни күп булмаса да, тора-бара баедык", - ди әлеге изге гамәлне башлап йөрүче ветеран китапханәче Луиза Нәбиуллина. Ул һәрбер...

    Тарих исе аңкып торган музейда хуҗалыкның ал­дынгы эшчәннәренең, мөгаллимнәрнең, указлы дин әһелләренең исемнәрен һәм шул чордагы хезмәтләрен чагылдырган кыскача мәгълүматлар белән рәсемнәр... Никадәрле истәлек саклана биредә. Пыяла шкафта Мәрьям Мөхәммәтшинаның 1936 елгы туй, Өммегөлсем Галәметдинованың бала итәкле күлмәкләре, Лә­э­җиһан Хәертдинованың күкрәкчәсе, Хөршитбану Галимованың чигүле алъяпкычы, Сафура Халико­ваның кәтүк җебеннән бәйләнгән ак шәле һәм алар белән бергә куелган бизәкле каюлы читек­ләр, чабаталар, татар ха­тын-кызының зәвыгын күрсәткән укалы калфак­лар...

    Акрын гына алга атлыйбыз. Челтәрле япма ас­тында өстәлдә җиз самавыр ялтырап утыра. Аның белән Авыл көнендә чәйләр куеп халыкны сыйлый идек, диде Луиза апа. Биредәге һәрбер әйбер кемнеңдер тормышын искә төшереп тора сыман. Зур сәкедә ниләр генә юк?! Балчыктан ясалган чүлмәкләрдән алып, җиделе лампа һәм борынгы тимер тәңкәләргә, кәгазь акчаларга кадәр бар. Пыяла витрина астында - пионер чорларын искә төшерүче барабан, быргы, значоклар, комсомол билетлары, Ленин бабай турындагы китаплар.


    Музейның икенче ягына узабыз. Үткәннәрне онытырга ярамаганлыгын ис­кәртеп фоторәсемнәр куелган стендлар урнаш­тырылган. Кемнеңдер су­гыштан алып кайткан солдат фляжкасы, күңел халәтен кушып язылган, саргаеп төсен җуйган өчпочмаклы солдат хатлары... Сугышчы якташ­ларының исемнәре язылган такта янында аларның батырлыгына дан җырлагандай мәңгелек ут "яна". 1945 елгы пас­порт һәм документлар, 1889 елда Ярулла Хәйруллинга килгән хәрби хезмәткә чакыру кәгазе, Дәүләтша Январовның гражданнар сугышыннан туганнарына гарәпчә язган хаты. Эре хәрефләр белән язылган "Әтиләр җире - синең җирең" дигән сүзләр ерактан ук күзгә ташлана. 40 ел хуҗалыкка җитәкчелек иткән Ибраһим ага Садыйков хөрмәтенә бизәлгән стенд аерым урын алып тора.

    "Халык йөриме?" - дигән соравыма, китапханәче­ Гөлчәчәк Галимова: "Бушап тормый, читтә яшәүче авылдашлар да киләләр, кызыксынучылар бар. Биредә укучылар белән "Батырлык" дәресләре, тарих сәгать­ләре, төрле очрашулар уздырабыз. "Хатирә" ан­самбленә йөрүчеләр бе­лән дә еш җыелабыз. Бирегә үз әйберләрен ка­рарга дип килүчеләр дә, үткәннәрен сагынып керүчеләр дә бар", - диде.

    Үз тарихын белмәгәннәрнең киләчәге юк, диләр. Музейның ишеге ябылып тормагач, келәшлеләрнең киләчәге бар дип ышанып әйтә алабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: