Келәшләргә бүләккә – яңартып төзекләндерелгән мәдәният йорты
Тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.
(Тәтеш, 6 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы Келәш авылында, Өлкәннәр көнендә, капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа стела ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

– Авылның мәдәният йортына капиталь ремонтны без агымдагы елның апрелендә башлаган идек. Төрле проектлар тәкъдим ителде, аларның барысы хакында да җирлектәге кешеләр белән фикер алышу булды. Авылдагы мәдәният йортын капиталь ремонтлау – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Келәштә яшәүчеләргә бүләге. Районыбызда соңгы биш елда ремонтланган яки төзелгән һәрбер мәдәният йорты видеокүзәтү белән җиһазландырылган, – диде Рәмис Хатыйп улы, һәм авылда үзара салым буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте.
– Республикабыз җитәкчелегенең төп бурычы – авыл халкын саклап калу. Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән программалар эшли. Без авыллар һәм шәһәрләрнең тышкы күренеше ничек үзгәрүен күрәбез, ә бүген без авылдагы төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылуның шаһитлары булдык. Бу учреждение авылның мәдәни үзәге булырга тиеш. Келәш авылының күп кенә кешеләре кайчандыр колхозда хезмәт куйганнар, алар үз авылларын һәм хуҗалыкларын үстерүгә генә түгел, шулай ук Тәтеш районының социаль-икътисади үсешенә дә зур өлеш керткәннәр. Өлкәннәр көнендә авылда мәдәният йорты ачылу – бу алар өчен матур бүләк, – дип уртаклашты Әгъзам Самат улы.
Мәдәният йортын ремонтлау эшләре агымдагы елның язында, мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә башланган иде. Кыска гына вакыт эчендә бина танымаслык булып үзгәргән: түбәләр, тәрәзәләр һәм идәннәр алыштырылган, тышкы якларының бер өлеше витражлы пыяла, бер өлеше керамик гранит белән тышланган, эчке коммуникацияләр үткәрелгән. Бүген Келәш авылы мәдәният йорты җирлектәге халыкның, сүз уңаеннан, алар мәдәни учакның еш кунаклары, барлык таләпләренә дә җавап бирерлек дәрәҗәдә. Авылның мәдәният йорты янында, Бөек Ватан сугышында катнашкан келәшлеләр хөрмәтенә, үзара салым акчасына, яңа стела да төзелгән. Юл эшләре программасы буенча 2021 елда мәдәният йорты бинасына килү юлы асфальтланган, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча аның янәшәсендә тротуар җәю эшләре бара. Сүз уңаеннан, мәдәният йорты бинасында, концерт залы һәм китапханәдән тыш, авыл музее һәм һәвәскәрләр берләшмәләре өчен бүлмә эшләячәк.
– Бу мәдәният йорты гына түгел, ә чын мәдәният сарае. Ул халык белән тулып торсын, анда һәрвакытта җыр-моңнар агылсын иде, – диде җирлектә яшәүче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев