Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кемдер эш эзләде, ә кемдер бары тик “тамгаланды”

Тәтештә вакансияләр ярминкәсе булды.

(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында узган чарада бу юлы кеше әллә ни күп түгел иде, югыйсә районда, халык мәшгульлеге үзәге мәгълүматлары буенча, 208 эшсез теркәлгән. Эш эзләүчеләргә районның 9 оешмасы хезмәт урыны тәкъдим итте. Районыбыздагы эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 106 вакансия күрсәтелде.

Тәтештәге эш бирүчеләргә кадрлар кирәк. Мисалга, кибетләрдә сатучылар җитешми, шәһәрдәге кебек, шулай ук авылларда да. “Вакансияләр буенча хезмәт хакы яхшы, вакытында бирелә, хәтта укыган өчен түләнә, – ди вәкил. – Барыннан да ешрак кире кагуларны кешеләрнең ял көннәрендә эшләргә теләмәве аркасында ишетәбез, әмма безнең предприятиенең үзенчәлеге дә шунда”. Шәһәрле Еленаның нәкъ шундый проблема – кызы кече сыйныфта укый, ялларда калдырырга беркеме юк, эш бирүчегә аның беренче соравы – эш тәртибе нинди булу. Авыл хуҗалыгында да зарурилык бар. “Хәзерге вакытта шикәр чөгендерен җыю, туфрак эшкәртү бара, кем тырышып эшли, акчаны да яхшы ала, – дип уртаклашты райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендәге кадрлар белгече. – Һәм шулай да белгечләр җитешми. Киләләр, әмма бәла шунда, яман  гадәтләрдән һәркем дә арына алмый, бу безнең өчен кабул ителмәслек хәл”. Шулай ук “Тәтеш” МППда вакансияләр бар. Авыллардагы поч­та элемтәсе бүлекләренә хат ташучыларга дәгъва итүчеләрне таба алмыйлар. “Тәкъдим итәбез, ләкин авыл кешеләре бармый, хезмәт хакы аз булу белән аңлаталар”, – дип уртаклашты почтамт начальнигы Кристина Кулагина. Производствога өйрәтү мастерлары, техника фәннәре укытучылары кирәк.

Яшь һәм урта яшьләрдәге дәгъва итүчеләр белән бергә, лаеклы ялда хезмәт куярга теләүчеләр дә булды. “Миңа 67 яшь, – ди ир-ат,  – пенсиям зур түгел, эшләү теләге бар”. Ә кайбер эшсезләр зал буйлап бары тик тиз генә йөреп чыктылар. “Күрдек дип, тамгаланырга кирәк”, – дигән сүзләрне әйтте ир-ат үтеп барышлый. 

Эш эзләүчеләр билгеләп үткәнчә, килергә тиешле кайбер оешмаларның вәкилләре белән шулай да очрашу насыйп булмады, өстәл янындагы урыннар буш калды. Тегеләренә дә боларына да югыйсә елга нибары ике тапкыр гына шундый мөмкинлек бирелә.

Халык мәшгульлеге үзәге директоры Сергей Цветков чара барышында хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәүләт аз керемле гаиләләргә социаль контракттан файдалану өчен бердәнбер мөмкинлек бирә. “Сез социаль яклау органнары белән социаль контракт төзи аласыз, – дип мөрәҗәгать итте ул килүчеләргә, сезнең рәсми хезмәт хакына 10085 сум күләмендә ай саен пособие биреләчәк, безнең райондагы социаль яклау белгечләренә мөрәҗәгать итегез”. Ул шулай ук пандемия вакытында хезмәт базарындагы хәлләр бик катлауланды, әгәр дә нинди дә булса эшкә урнашу мөмкинлеге булса, аңардан һичшиксез файдаланырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Эш эзләүчеләр бер өстәлдән икенчеләренә күчә-күчә вакансияләр белән кызыксынды, буклетларны карады, үзенә хуш килгән эшче урыннарны сайлады. Вакансияләр ярминкәсенә 63 кеше килде, ярминкәдә катнашкан предприятиеләрнең вакантлы урыннарына алга таба эшкә урнашу өчен 17 юллама бирелде.

Вакансияләр ярминкәсенә килгән барлык гражданнар халык мәшгульлеге өлкәсендәге белгечләрдән консультацияләр алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев