Халык җырлары яңгырасын иде
“Келуня” ансамбле – ул күтәренке рухлы сигез хатын-кыз, алар район һәм республика сәхнәләрендә мордва һәм рус халкының җырларын башкаралар.
(Тәтеш, 7 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Җыр коллективы 2016 елда район мәдәният йортында, халык иҗатын үстерү буенча методист Ирина Николаева тарафыннан оештырылган.
“Дүрт ел элек грант оттым, шул чакта ансамбль оештыру уе барлыкка килде дә инде. Мин иҗат белән яшим. Килдеш авылы мәдәният йортында эшләгәндә, өч музыкаль коллективның сәнгать җитәкчесе идем. Инде район мәдәният йорты методисты буларак, анда да мордва ансамбле оештыру начар булмас иде, дип уйладым. Теләгемне әнием белән уртаклаштым, ул мине хуплады. Исемен шунда ук билгеләп куйдым: “Келуня” мордва теленнән тәрҗемә иткәндә – каенкай була. Грант акчасын киемнәр тектерүгә сарыф иттек һәм чыгышлар ясый башладык”, – дип сөйли Ирина Ивановна.
Зинаида Клементьева, Галина Кудашова, Любовь Врясова, Ольга Никушина, Любовь Игнатьева, Екатерина Уланова һәм Наталья Борисова аның җитәкчелегендәге музыкаль коллективта җырлыйлар. Өстәвенә, соңгысыннан һәм Ирина Николаевадан кала, барысы да “көмеш яшьтәге” вәкилләр. Җырчыларның яшәү урыннары төрлечә: аларның күпчелеге Килдештә гомер кичерә, Ольга Никушина – Киртәледә, Наталья Борисова – Жуковода. Җырга гашыйк хатын-кызларга чакрымнар комачау итә аламы соң? Ансамбль репертуарындагы күпчелек җырларны, җирлектәге йолаларны күрсәтеп, районыбыздагы мордва авылларында элек-электән җырлаганнар. “Наталья Борисова мордва телен белми, шулай да аңа бу безнең белән чыгыш ясарга комачау итми. Җырны өйрәнә – һәм җырлый”, – дип уртаклаша Ирина Ивановна. Ул киләчәккә планнары белән уртаклашырга ашыкмый, шулай да уй-теләкләре күп булуын, әмма аларны тормышка ашыру өчен берникадәр вакыт кирәклеген белдерә.
“Келуня” төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнаша, соңгы өч елда “Валда шинясь” мордва мәдәнияте фестивале дә ансамбль җырларыннан башка узмый.
“Без чараларга диплом алу өчен йөрмибез, халык җырлары яңгырасын, тыңлаучыларның йөрәкләре шатлык белән тулылансын, әби-бабайларның гореф-гадәтләре яшәсен һәм аларны яшь буын белсен дип барабыз. Тамашачыларга шатлык бүләк итеп, без үзебез дә канатланабыз. Коллективның иҗади шигаре – “Җырлаган кеше бәхетле була”, – ди Ирина Ивановна.
“Келуня” мордва ансамбле./ФОТО ИРИНА НИКОЛАЕВА АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев