Хастаханәнең беренче каты яңартып төзекләндерелә
Тәтешнең үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонт төгәлләнеп килә.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”). Медицина стационарларын ремонтлау республика программасы кысаларында киң күләмле үзгәрешләр булдырыла.
Дүрт катлы бинаның беренче каты яңартып төзекләндерүнең йомгаклау этабы булды. Район хастаханәсе баш табибы Илья Савельев әйтүенчә, хәзерге вакытта педиатрия һәм гинекология бүлекләренә эчке бизәү эшләре тәмамланып килә, шуннан соң эшләр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, авыруларны кабул итү бүлмәләренә күчәчәк.
– Проект алдан эшләп куелды, – дип хәбәр итте баш табиб, – баштан персоналның фикерен тыңладык һәм башка биналарга булган ихтыяҗдан чыгып, үзгәрешләр кертелде. Март ахырында беренче катны ремонтлый башладык, подрядчы намуслы, барысы да тиешле тәртиптә бара. Башкарылган эшләр актына имза куйганчы, биредә эшләүчеләрнең һәм башка табибларның, пациентларның фикереннән чыгып, башта барысы да тикшерелә.
Подрядчы оешма җитәкчесе Рамил Гафуров әйтүенчә, капиталь ремонтның барлык этаплары да дәвалау учреждениеләренә Роспотребнадзор тарафыннан белдерелә торган санитар һәм норматив таләпләрне үтәп башкарыла.

Без баш шәфкать туташы Аэлита Шәмсетдинова белән бергә стационарның беренче каты буйлап уздык. Аның әйтүенчә, биредә ун елдан артык капиталь ремонт ясалмаган, бина күп катлы булганлыктан, авырлык нәкъ тә беренче катка туры килә, хәтта мәрмәр өслекле идән дә сыгылган. Барысы да нәкъ тә бик яхшы итеп эшләнелә, дивар штукатуркасының катламы кирпечкә чыкканчы алына. Педиатрия бүлегендә инде соңгы эшләр буларак диварларны буяу бара. Штукатур-маляр Нина Иванова буяу җайланмасы белән бик оста эшли, пөхтә итеп буйый һәм, һөнәремдә инде ун елдан артык хезмәт куям, ди.
– Чын күңелдән эшлим, – ди ул елмаеп. – Балалар бүлегенә күптәннән ремонт кирәк иде, үземнең дә оныгым бар, тормышта төрле хәлләр була, әгәр аларга монда булырга туры килсә, уңайлылыкта дәвалансыннар иде.
Беренче катта җилләткеч системасы урнаштырылган, аерым бүлемнәр ясалган, идәннәр түшәлгән, электр җайланмаларын җыю бара, шулай ук интернет та тоташтырылачак.
Бүлмәләрнең берсендә дивар плиткасы ябыштыручы ике ир-атны күрдек. Аларның берсе үзен Вячеслав дип таныштырды, һөнәрендә стажы 15 ел булуы белән уртаклашты.
– Мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектлары – үзенә бер төрле аерылып тора, – дип билгеләп үтте ул. – Беренче мәктәптә, шулай ук бала тудыру йортында плитка ябыштырдым, күләме зур, шулай да кешеләр өчен шартлар яхшыруы сөендерә.
Баш шәфкать туташы әйтүенчә, төзүчеләр ялсыз диярлек эшлиләр, ә медицина хезмәткәрләре, ремонт ыгы-зыгысына да карамастан, штат тәртибендә эшләүләрен дәвам итәләр.
Серология лабораториясе файдалануга әзер диярлек. Районыбызда яшәүчеләрнең күбесе көтеп тору бүлмәсенең нинди күренештә булуын хәтерли, хәзер алар анда булгач, аның уңайлылыгын һәм мөһимлеген тулысынча тоячаклар. Хәер, тәтешлеләрне стационарның башка бүлмәләрендә дә шундый ук үзгәрешләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев