Хәят кизләве яңа төсмер ала
Бакырчыда чишмәне, күлне төзекләндерү эшләре киң колач алган.
(Тәтеш, 23 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, Рәзидә Шәмсетдинова фотосы).
Җәй аенда Бакырчы җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов белән авылдагы төзекләндерелгән кизләү һәм яңа күл турында сөйләшкән идек.
“Әлеге кизләүнең тарихы бик бай. Ул йөз еллык чишмә булган. Авыл кешеләре 40нчы елларда ук аның суыннан файдаланган. Бу хакта безгә өлкән яшьтәге бер әби, хәзер ул мәрхүмә инде, сөйләгән иде, – дип әңгәмәне башлап җибәрде Илдар Мәхмүтгәрәй улы. – Ул чакта кизләүнең исеме дә булмаган. Янәшәсендә тагын берсе (аннан атларга су эчергәннәр) һәм аргы якта – өченчесе агып торган”.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, аларны 2015 елда авыл кешеләре белән бергәләп чистартканнар.
“Әлеге игелекле гамәлгә читтә яшәүче якташыбыз Наил Мансур улы һәм җирлектәге “Бакырчы” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров иганә ярдәме белән бик булышты, – ди Илдар Шәмсетдинов. – Авыл халкы белән киңәшләшеп, кизләүгә “Хәят” исеме бирелде, бу сүз тормыш кизләве дигәнне аңлата. Аның тирә-ягына савырлар, барбарис, гөлҗимеш һәм башка төрле агач үсентеләре, куаклар утыртылды. Әлеге эшләрдә авылның мәдәният йорты, китапханә, медпункт хезмәткәрләре, укытучылар коллективы булышты. Җәйге айларда алар һәм үземнең гаиләм биредәге матурлыкны булдыруда тырышып хезмәт куя: үләннәрне чаба, чәчәкләргә, агачларга су сибә, җыештыра”.
“Яңа күл турында ниләр әйтерсез?” – дим.
“Яңа күл шулай ук Илгиз Фатыйх улы һәм Наил Мансур улы ярдәмендә барлыкка килде. Тирә-ягында эшлисе җирләре бик күп әле, – диде Илдар Мәхмүтгәрәй улы. – Тирәсенә утлар урнаштырдык, кичләрен биредә балкып тора. Әле яшеллекләр утыртасы, концертлар куярга сәхнә ясыйсы, ял итү өчен эскәмияләр урнаштырасы бар. Икенче елга зур артистлар, кунаклар чакырып, матур бәйрәмнәр, Корбан ашларын шушында үткәрергә ниятлибез. Һәр эшне догадан башлыйбыз. Хезмәтебезгә авыл имамы Нияз Җаббаров изге Коръән сүрәләре белән якты юл салып, көч, иман рухы өстәп җибәрә. Алда әле бик күп эшләрне төгәлләп чыгасы бар. Авылны төзекләндерү өчен тырышабыз”.
Авылның өлкән кешесе Мөслимә апа Мөхәммәтшина болай дип уртаклашты: “Ул чишмә без үскәндә бар иде. Тау астында урнашкан шушы кизләүдән ул чакларда ярты авыл су ташыды. Кырда эшләүче халыкка элгәре шуннан атлар белән су алып барып эчерделәр. Кизләү ярты авылны тәмле суы белән сыйлады. Кышларын аның тирә-ягын авыл кешеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, әтием Габдулла да, бозларын, карларын чистартып, карап торды, кыскасы, биредән халык өзелмәде. Тора-бара ул искерде, шулай да бөтенләйгә томаланмады. Кешеләр дә су алудан туктамады”.
Мөслимә апа әйтүенчә, хәзер кизләүнең тирә-ягы танымаслык булып яңарган. “Инеш белән кизләү арасына күл ясадылар. Гүзәллекне карап туймаслык. Шуңа бик шатланабыз. Кунаклар кайтса да ял итәргә шунда төшәләр. Килгән халык та бик соклана. Анда гаҗәеп матур, – дип эчке бер горурлык белән сөйли Мөслимә апа. – Авылдагы буш йортларга да кайтып төпләнүчеләр бар. Авыл юлларына да асфальт түшәлде. Әле мәктәп яннарын да бик матурлап, төзекләндерүләрен ишеттем. Туган авылның шулай алга китүе, төзекләнә баруы сөендерә”.
Илдар Мөхитов та кичерешләрен белдерде: “Хәят кизләве комплексының шулай зураюына шәхсән үзем дә, авыл кешеләре дә бик шат. Авыл өчен моны әкият дөньясына тиңләргә була. Мондый уңайлылыкны булдырган һәркемгә рәхмәт. Бирегә өлкәннәр дә килә, ә яшьләр инде кич утыралар. Теләк шул: ял иткәч үзләреннән соң җыештырып калдырсыннар иде. Матурлыкның кадерен дә белергә кирәк. Чөнки бирегә башка районнардан, мәсәлән, Буа якларыннан да карарга күп киләләр. Шуңа да тәртип һәм пөхтәлекне булдыру мөһим. Әле менә юлларда эш бара. Мәктәп территориясе төзекләнә. Боларны күреп тә күңел сөенә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев