Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Кышлату уртасында

    "Волга" ҖЧҖ һәм "Родина" а/ф" ҖЧҖда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыкларының төбәк киңәшмәләре булып узды.

    Аларның максаты - терлекчеләрнең атналык эшенә йомгак ясау. Терлекчелек тармагындагы эшләр ху­җалык җитәкчеләре һәм белгечләрен генә түгел, ә җирлек башлыкларын һәм беркетелгән район активын да сөт җитештерү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә.
    Райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев билгеләп үткәнчә, бу эш хуҗалыклар икътисадын ныгытуга юнәлтелгән. Ә ул, билгеле булганча, бозау туганнан алып сөт җитештерүгә кадәрге технологик процессның һәр буынына булган карашны чагылдыра.

    Хәл көн саен үзгәреп тора. Терлекчеләргә игътибарны көчәйттеләр, малларны ашаттылар - савым артты, белгечләр киңәшен санга сукмадылар, технологик процессны боздылар - продукция кими башлады.

    Узган атнада, авыл ху­җалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков анализлаганча, Тархан төбәге фермалары коллективлары районның башка өлешендәге хезмәттәшләренә караганда начаррак эшләгәннәр. Киңәшмә узган көнне "Родина", "Новая заря", "Маяк", "Башак", "Волга"да савым уртача район күрсәткеченнән түбән иде.

    Фермалардан атналык мәгълүматларны җыю кайбер нәтиҗәләргә китерде. Терлекчеләр хезмәтен оештыруны яхшыртырга кирәк. Берише хуҗалыкларда кадрлар җитмәгәнлектән, терлек­ләр туйганчы ашатылмый, каплату вакытлары үтәлми, бозаулар алып җиткерелми. 2-3 литр сөт бирүче сыерларга еллар буе азык сарыф итеп, хуҗалык җитәкчеләре таналар әзерләргә һәм көтүләрне яңартырга ашыкмыйлар.

    Икътисад та юк, фикер дә

    Ни өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре салым да, эш хакы да түли алмыйлар? Кайбер хуҗалыкларның җыелган бурычлары искитмәле. Иртә-таңнан төнге караңгыга кадәр фермаларда, шулай ук машина-трактор паркларында эшләүче авыл халкын ирексездән кызганып куясың. Сыер савучыларыбыз ак халатлардан йөрсеннәр, ә барлык тракторчылар чәчкеч-тырмаларны җылыда ремонтласыннар өчен тагын ничә ел кирәк булыр икән? Әмма медальнең икенче ягы да бар.

    Авыл хуҗалыгы белгечләренә эшне ничек алып барырга кирәклеген өйрәтү, һәр бозауның савым көтүенең киләчәге, "Яңа юл" җитәкчесе Рифкатъ Заһидуллин әйткәнчә, "ферманың нигезе" булуы хакында искәртү бер дә урынлы түгел кебек. Һәм аларны ала да, үстерә белергә дә кирәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре 2012 елда сыерлар кысыр калудан килгән зыянны хисаплап чыгарганнар.

    Мәсәлән, "Родина"да 137 сыерның берсе дә бозауламаган, димәк, савым да артмаган. Нәтиҗә­дә алып җиткерелмәгән бозаулар һәм сөт 2 миллион 965 мең сум белән исәпләнә. "Новая заря"га да 1 миллион 430 мең сум комачауламас иде. 2012 елда барлык хуҗалыклар буенча сыерлар кысыр калудан килгән зыян 26 миллион 938 мең сум тәшкил иткән. Бу акчалар салымнар түләргә дә, кредитка да, хезмәт хакына да һәм хәтта ферма эшчәннәренә премияләргә дә җитәр иде.

    Сөт нигә юк?

    Үрчем алу - сөт терлекчелегендәге технологик чылбырның мөһим буыннарының берсе. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев һәм авыл хужалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков узган киңәшмәләрдә шул хакта сөйләделәр.

    Хуҗалыкларның гыйнвардагы эшләрен анализлау "Татарстан", "Содружес­тво", "Тетюшское" УПХ, "Родина", "Волга", "Нур" һәм башкаларда әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирелмәвен күрсәтә.

    Әмма кайберәүләрнең бозаулары булып та, сөтне арттыра алмаулары аңлашылмый. Димәк, җитәкчеләр һәм белгечләр терлекләрнең продуктлылыгын арттыру белән тиешенчә шөгыльләнмиләр. Мәсәлән, "Волга"да савым экранында 8-9 килограмм язылган. Яңа бозаулаган сыер сөтеме инде бу? Соңгы вакытта "Новая заря"да да бозау­лау әйбәт бара. Әмма фаразланган савымның артуы әлләни сизелми. Биредә, киңәшмә узган көнне билгеләп үтелгәнчә, сөт бик аз (6,1 килограмм) савылган.

    Яңа бозаулаган сыерның сөтне 12-15 литрдан да ким бирмәвен исәпкә алсак, нигә соң сөт юк? Әгәр алар дөрес раздойга куелса, туйганчы ашатылса, шуннан соң савучыга да премия сыйфатында "рәхмәт" әйтергә мөмкин.

    Хуҗалык җитәкчеләре үзләрен акларга төрле сәбәпләр китерергә тырыштылар. Начар укучы кебек саннарда ялгыштылар, гаеплеләрне эзләделәр, кыскасы, планнарының һәм фаразларының ни өчен үтәлмәвен, сыерларны каплатуның нигә соң­гартылуын, ни сәбәпле үрчем ала алмауларын, патока кайтарылмавын, сөтнең арт­мавын аңлатырга әзер түгелләр иде.

    Кадрлар булса - нәтиҗәләр дә була

    Газета укучыларыбызның кайсысы соңгы берничә елда фермада булып, анда эшләү­челәрне күргәне бар икән. Бүген фермада хезмәт куючыларның уртача яше - 40-45, терлекчелеккә эшкә килергә теләүчеләр кими бара, ә эшләүчеләр пенсия яшенә җитеп киләләр.
    "Родина"да, мәсәлән, һәр сыер савучы 50 терлеккә хезмәт күрсәтә, ә "Волга"да көтүләрне яңарту технологы, кадрлар җитмәгәнлектән, маллар карарга мәҗбүр.

    Инде бүген үк районда биш ветеринария врачы, көтүләрне яңарту буенча ике технолог җитешми. Участок ветврачлары ике хуҗалык терлекләренә хезмәт күрсәтәләр. Хуҗалык җитәкчесенең генә фермада булуы сыерларның продуктлылыгын арттырмый шул. Малларга дөрес рацион, вакытында ветеринария ярдәме, һавага чыгарып йөртү һәм башкалар да кирәк.

    Безнең хуҗалыклар медикаментларга акча сарыф итәргә ашыкмыйлар. Бер шартлы малга нормада 1200 сум тиеш булса, "Родина"да, мәсәлән, 242 сум гына тоталар, "Новая заря"да - 342. Ә бит республика үрчем алуны субсидияли. Алынган һәр бозау өчен 300 сум бирелә, 150 сум - ветпрепаратларга, 90ы - технологка һәм 60 сумы - ветврачка.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев терлекчелектәге эшләрнең торышы өчен җирлек башлыкларына да шәхсән җаваплылык йөкләде. Алар авылларның яшәешен тәэмин итүдә нәтиҗәле эш алып барырга, шулай ук мораль-психологик климат булдыруда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә ярдәм итәргә, район башлыгы әйтүенчә, терлекчеләрнең кәефен күтәрергә тиешләр.

    Төбәк киңәшмәләрендә Кече Шәмәк һәм Зур Әтрәч җирлек­ләре башлыкларына "Родина" һәм "Нур"да эшләү өчен көтүләрне яңарту буенча технолог табу йөкләнде. Башлык­лар терлекчеләрне мораль хуп­ларга, тынычлап эшләү өчен шартлар тудырырга тиешләр. Әйтеп үтелгәнчә, алар фермага яктыртылган һәм кардан чистартылган урамнардан барырга, балаларының мәктәп автобусын көтеп туңып тормая­чакларына, үзләре югында су үткәргечнең шартламаячагына күңелләре тыныч булырга тиеш. Фермада эшләүчеләр өчен генә түгел, башкаларга да куркыныч тудырган сукбай этләрне аулау мәсьәләсе дә кабат күтәрелде.

    Тәнкыйтьтән котылырга

    Республика Президенты Рөс­тәм Миңнехановның видеоконференция режимында үткәргән шимбә киңәшмәсендә түбән продуктлылык өчен 13 район арасында безнеке дә тәнкыйтькә дучар булды. 11 гыйнварга район буенча тәүлеклек уртача савым 10 килограмм ягъни авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,38 килограмм тәшкил иткән. "Терлекчелек - авылның нигезе, - дип басым ясады Рөс­тәм Нургалиевич, - төп акча чыганагы. Эшне шуны күздә тотып оештырырга кирәк".

    Авыл хуҗалыгы предприятие­ләренең узган ел белән чагыштырган динамикасы безне тынычландыра алыр микән. Кыс­ка гына вакыт эчендә сөт савып алу буенча уртача рес­публика дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Фермаларда булып узган киңәшмәләрдә һәр авыл хуҗалыгы предприя­тиесенә конкрет тәкъдимнәр бирелде: кемгә контроль саву үткәрергә, кемгә терлек­ләр рационын азык өстәмәләре һәм витаминнар белән баетырга, кемгә сыерларны каплатырга. Барсының да мөмкинлекләре дә, резервлары да бар, шуңа да бөтенесе бергә бер бурычны хәл итәргә - продуктлылыкны арттырырга, мөмкин кадәр тизрәк тәнкыйтьтән котылырга тиешләр. Бу атна эшенә шимбә көнне йомгак ясалачак.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: