Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Киносеансларга чакырабыз

    Декабрьнең 1еннән 10ына кадәр узачак инвалидлар ункөнлегенә әзерлек вакытыннан алда башланды.

    Райбашкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Альберт Гасимов җитәкчелегендәге комиссиядә инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүне, шулай ук аларның ялларын оештыруны үз эченә алган чаралар планы тикшерелде.
    - Сәламәтлекләре буен­ча мөмкинлекләре чик­ләнгән кешеләргә уңайлы мохитнең барлыгын белү өчен социаль объектларны тагын бер кат ка­рап чыгарга кирәк. Ме­диклар һәм волонтерлар өчен дә эшләр җитәрлек, - дип Альберт Гасимов планлаштырылганнарның мөһимлегенә басым ясады. - Бөтен коллективлар - социаль яклау, сәламәтлек сак­лау, мәдәният, мәгариф, спорт оешмалары әлеге кешеләрнең ялгыз булмауларын һәм һәрвакыт якташларының игътибарына һәм ярдәменә исәп тота алуларын раслаучы үз чараларын әзерлиләр.
    Сөенечкә каршы, ункөнлек дәвамында инвалид­лар, таныклыкларын күр­­сәтеп, "Яңа гасыр" мә­дәни-күңел ачу үзәген­дә бушлай фильмнар карый алалар. Волонтерлар һәм тимурчылар көнкүреш проблемаларын хәл итүдә булышачаклар һәм без бергәләп, талантлы балаларның рай­он иҗат фестивале кы­саларында, аларның чы­гышларын карап сок­лана алачакбыз. Ә журналистларыбыз ункөнлек чараларын район газетасы битләрендә яктыртып барырлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: