“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖда шикәр чөгендере алу тәмамланып килә

Бу культура 600 гектар били һәм бүгенгә 450се казылган. Эре чөгендерләрдән генә торган озын кагатларны күреп күңел сөенә. Хуҗалыкның генераль директоры вазифасын башкаручы Әсфан Йосыпов әйткәнчә, эшкә 21 сентябрьдә керешкәннәр һәм Буа шикәр заводына 12 мең тонна озатканнар.
Уңыш гектардан 550 центнер тәшкил итә, хәер узган ел бу сан 750 булган. Быелгы һава шартлары үз төзәтмәләрен керткән, шулай да югары шикәрлелек - нормадагы 16,6 урынына 17,2 процент булуы сөендерә. Әлеге культурадан югары уңыш алу өчен, чәчү мәйданнарын җентекле сайлау белән беррәттән, туфракны белеп эшкәртү, чәчүлекләрне химик саклау чараларын үтәү зарур. Былтыр көз 350шәр килограмм калий хлориды керткәннәр, ә язын һәр гектар - 3 центнерга кадәр аммофос һәм 2,5 - аммиак селитрасы алган. "Без чәчүлек материалны сайлауга аерым игътибар бирәбез, - дип сөйли Әсфан Сабир улы, - Үзенчәлекле орлыклары булган Воронеж заводы белән хезмәттәшлек итәбез. Тәкъдим ителгән материалны белгечләр белән бергәләп өйрәнәбез һәм иң кулай вариантларны сайлыйбыз. Быел "Светлана КВС" сортына өстенлек бирдек һәм үкенмибез, аның кайберләре 3-4 килограммга җитә".
Көннәр әйбәт торганда бер экипажның тәүлеклек җитештерүчәнлеге уртача 24-25 гектар тәшкил итә.
Куйган бурычларга җаваплы караш, хезмәт уңышлары игенчеләребезгә иң яхшы бәя.
Биредә Ropа комбайннары эшлиләр, аларны Альберт Шәйдуллин алмашчысы Таһир Җамалов һәм Сергей Платонов белән Геннадий Куприяновлар иярлиләр. "Егетләр үзебезнекеләр, тәҗрибәлеләр, - ди Әсфан Йосыпов. - Шушы югары технологияле куәтле машиналарда беренче ел гына эшләүләре түгел".
Альберт Шәйдуллин белән сөйләшкәннән соң, аның, яңа комбайн алып, кулдашы белән өченче ел инде көзен хәтфәдәй яшел басуларны иңләвен белдек. "Безнең өчен бөтен шартлар тудырылган, - диде механизатор. - Вакытны әрәм итмәс өчен, чөнки тәүлек әйләнәсе эшлибез, ашларны турыдан-туры кырга китерәләр, техника да биредә заправкалана. Хезмәт шартлары белән таныштык, аңа лаеклы түлиләр".
Вакыт ашыктыра, авыр болытлар алып килгән кар яшел яфракларны каплады. Бу җитәкчелеккә читтән техника арендаларга мәҗбүр иткән. "Сишәмбе көнне тагын ике комбайн килде, өч көндә башкарып чыгачакбыз", - ди Әсфан Сабир улы. Аның кәефе күтәренке, эшне кыска срокларда тәмамлау өчен барсын да эшләячәк. Һәм тагын ул быел чөгендер басуының 100 гектарга арттырылуын да әйтеп үтте, димәк, киләчәккә дә өмет бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 14:14“Тел – халыкның тере хәтере, аның күңеле, байлыгы” дип исемләнгән әдәби кунакханә Өстәмә белем бирү педагогы Лашманова Лариса Александровна слайд-презентация ярдәмендә укучыларга планетадагы телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы турында сөйләде.4100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7100
-
1 март 2021 - 08:06Тәтештә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында район күләмендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды.5000
-
1 март 2021 - 06:225100
-
28 февраль 2021 - 14:21Үзәк китапханәдә семинар узды 25 февраль көнне үзәк китапханәдә “Хәзерге шартларда халык мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча китапханәләр эшчәнлеге” темасына семинар узды.7700
-
28 февраль 2021 - 10:04Назыйф Хәбибуллин: Эштә төгәллек һәм осталык кирәк Шофер усак, каен, юкә төяү белән шөгыльләнүче урманчылык делянкасына бара.8100
-
28 февраль 2021 - 08:08Узган ялларда районда өч янгын булды Янгында зарарланучылар һәм һәлак булучылар юк.7000
-
28 февраль 2021 - 06:40Кече бизнес исәбен алалар Росстат 2021 елның язында Россиянең барлык төбәкләре буенча кече бизнеска икътисади исәп алуны уздыра.6900
-
27 февраль 2021 - 13:47Тәтештә “Балалар ышаныч телефоны” акциясен үткәрделәр Аны “Батырлык” МБУ хәбәр итә9000
-
27 февраль 2021 - 11:45Килдеш урта мәктәбе «Бердәм гаилә…» интеллектуаль квесты узды Квест этапларын узу барышында патриотизм тәрбияләнде, танып-белү кызыксынуы, тирә-юньне киңәйтүгә һәм Тәтеш районы милләтләре турында белемнәрне тирәнәйтүгә ихтыяҗ артты.12800
-
27 февраль 2021 - 10:31Әлифба белән саубуллашканнар Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.10500
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
1 март 2021 - 01:39Байрашта "Без бер гаилә булып яшибез" дип исемләнгән иҗат концерты үттеБайраш авылы мәдәният йортында "Без бер гаиләдәй яшибез" дип исемләнгән милли мәдәният фестивале кысаларында кулланма сәнгать, халык иҗаты, милли ризыклар күргәзмәсе бизәлгән иде.5200
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп36100
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.35800
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.35300
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.33700
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.32200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика