Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Концерт югары дәрәҗәдә үтте

Жюри һәм авыл кешеләре концерт башланыр алдыннан сәнгати бизәлеш, халык иҗа­ты, милли ризык­лар күргәз­мәсен кызыксынып карады.

(Тәтеш, 17 март, «Тәтеш таңнары»). “Без бер гаиләдәй яшибез” дип исемләнгән милли мәдәният фестивале кысаларында Бессоново авылы җирлегендә узган “Минем телем – халык күңеле” дигән отчет концертына җирлектәге шагыйрә Елена Фоминаның “Мин
Россиядән башка яши алмыйм” дигән шигыре матур төсмер өстәде.

Жюри һәм авыл кешеләре концерт башланыр алдыннан сәнгати бизәлеш, халык иҗа­ты, милли ризык­лар күргәз­мәсен кызыксынып карады. 

– Безнең һәрбер торак пунктта талантлы кешеләр яшәве сөендерә, – диде ­район башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Гореф-гадәтләрне сак­ларга, буыннан-буынга ­тапшырырга кирәк.

Концертны оештыручылар бәйрәм программасына үзешчәннәр башкаруында иң яхшы биюләрне һәм җырларны керткәннәр. Тамашачылар сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы яшь артистларны, һәм инде танылып өлгергән осталарның чыгышларын алкышлап каршылады. 

“Надежда” ­ансамбле, “Селяночка” дуэ­ты үзлә­ренең талантлары белән сөендерделәр. ­Михаил Солдатовның гармун белән көйләр уйнавы барысын да сокландырды. Валентина Мирош­никова һәм Валентина Солдатованың җырлавын тын да алмый тыңладылар. Надежда Антипованың чуаш телендә башкарган җыры тәрҗемәсез дә аңлашылды. Злата Врясова, Сергей Зубов, Евгений Петрунин татар бию­ен очып-очып биеделәр. Ленара Мардеева белән Яна Платонова да үзләренең җилкенеп биюләре белән әсир иттеләр. Илназ Зафаров, Илсөя һәм Руфия Хәмитовалар, Екатерина Мантова, Вера Саймуллина, Яна Нуриева – барысы да йолдызчыклар, алардан кайчан да булса зур ­йолдызлар үсәчәк.
Атказанган мәдәният хезмәткәре, хормейстер, баянчы, композитор Виктор Овчинниковның итальян композиторы ­Витторио Монтиның “Чардаш” әсә­ре концертның йөзек кашы булды. Виктор Филиппович үзенең яраткан уен коралы белән тембр үзенчәлекләренең матурлыгын да, музыкантның талантын һәм осталыгын да күрсәтте. Гаҗәеп педагог Анатолий Неткасов гитарага кушылып җырлады, ә Егор Панов яшь шагыйрә Ирина Неткасова иҗат иткән шигырьне сөйләде.

Артистларның барысы да төрле телләрдә сөй­ләшеп, төрле йолаларны сак­ласалар да, аларны күп гасырлык дуслык һәм уртак Ватанны – Россияне ярату берләштерүен күрсәттеләр. 

Иҗат отчеты тәмамлан­ганда концертта катнашу­чыларның барысы да сәх­нәгә чыктылар һәм “Сезгә кояш яктылык  таратсын” дигән җырны башкардылар. Тамашачылар аягүрә бас­тылар, һәм бу бердәмлек тойгылары, безнең бергә икәнлекне тагын бер тапкыр күрсәтте.

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Врясов бәйрәм­не оештыручыларга һәм ­катнашучыларга ахырдан рәхмәт белдерде. 

Концерт югары дәрә­җәдә үтте. Моны  тамаша­чыларның алкышларыннан күреп булды.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев