Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошки-Новотимбаевода яңа истәлек обелискы ясалган

Авыл кешеләре әби-бабаларының истәлеген изге хөрмәтли.

(Тәтеш, 8 май, "Тәтеш таңнары"). Кошки-Новотимбаевода Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан яңа истәлек обелискы ясалган.

“Элеккесен, шулай ук калдырырга булдык, ул үткән йөз еллыкның  60нчы елларында төзелгән булган, – ди Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов, – ул шактый искергән, безнең җирлектә яшәүчеләрнең,  Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертүчеләрнең берсе дә онытылмасын өчен, яңа исемнәр өстәргә кирәк булды”. 
Авыл кешеләре яңа һәйкәл төзү турындагы карарны бергәләп кабул иткән һәм гражданнарның үзара салым программасы буенча җыелган акчаны игелек­ле эшкә сарыф итәргә дип карар иткән, чөнки бу сугышның кайгы-хәсрәте һәрбер гаиләгә дә диярлек кагылган. Кошки-Новотимбаево, Ивановка, Маевка, Хулаш торак пунктларыннан фронтка киткән 153 кеше Җиңү белән кайткан, 159 сугышчының яу кырында гомере өзелгән. Яңа обелискның мемориаль тактасында 350дән артык исем – Ватанны саклаучылар, тылда Җиңүне якынайтучылар теркәлгән.

Һәйкәл төзүне оештыруда Кошки-Новотимбаевода туган –  тәтешлеләр Владимир Иванов һәм Володар Тимофеев та ­актив катнашкан. 

“Ниятләп куелганча, халкы­бызның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена һәйкәл әзер. Аның территориясен төзекләндерәсе калды, – дип уртаклашты Сергей Гаврилов. – Рәмис Сафиуллов җитәкчелеге ягыннан ярдәм күрсәтелү зур ихтирамга лаек – обелискка тротуар плитка түшәлгән яңа юл алып барачак”.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X