Мәктәп укучылары карамагында почмак һәм биеклек үлчәгеч
Урюм урта мәктәбендә урманчылык оештырылганга ярты гасыр 1973 елның октябре мәктәп урманчылыгы булдыруның рәсми датасы дип санала.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Галина Прыткова фотосы).
Килдеш урманчылыгының урманчы урынбасары Михаил Савин белән урманчы Николай Романов илле ел элек агач утыртуда ярдәм итүне үтенеп мәктәп директоры Владимир Верияловка мөрәҗәгать иткән булганнар. Ул шул чакта мәктәп урманчылыгы оештыруны тәкъдим иткән дә инде. 1987 елдан аңа химия һәм биология укытучысы Валерий Большаков җитәкчелек итә.
– Район урманчылары белән безнең дуслык Тәтеш урманчылыгына Ирфан Измайлович Халитовны урманчы итеп билгеләп куйгач ныгыды. Югары класслы белгеч Низаметдин Госманович Гәрәев пенсиядә булуына да карамастан, теоретик һәм тәҗрибә планында әлегә кадәр зур ярдәм күрсәтә. Тәтеш урманчылыгы җитәкчесенең хәзерге урынбасары Юрий Михайлович Малькин белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Ул безгә, шәхси вакыты белән хисаплашып тормыйча, теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итүдә булыша, – дип сөйли Валерий Иванович.
Мәктәп укучылары аның җитәкчелегендә чишмәләрне төзекләндерәләр, авыл территориясендәге чүп үләннәрен юк итәләр, сыерчык оялары ясап эләләр, кырмыскаларны таратып урнаштыралар, сирәк була торган үсемлекләр үскән урыннарга кисәтү игъланнары куялар, мәктәп яны кишәрлегендә тикшеренү эшләре алып баралар, бәрәңге сортына сынау үткәрәләр: яшь урманчылар башкарган эшләрнең бу әле тулы исемлеге түгел.
Мәктәп укучылары һәр елны чаралар планы әзерлиләр. Балаларның махсус картасы бар, аның буенча яшелләндерү алып барыла, буш урыннарга үсентеләр утыртыла. Укучылар карамагында Колесов кылычы, почмак һәм биеклек үлчәгечләр кебек шундый эш кораллары бар.
Аңлашылмый торган атамалар – урманчыларның һөнәри җайланмалары, һәм балалар аңардан оста файдаланалар.
Мәктәп урманчылыгы вәкилләренең эмблемасы һәм гербы, шулай ук “Урманга дустың белән кер” дигән шигаре бар. Алар даими рәвештә стена газетасы чыгаралар.
Валерий Иванович үзенең шәкертләренең күп сандагы грамоталарын һәм рәхмәт хатларын, фотосурәтләрен һәм газетадан кисеп алынган өзекләрне кадерләп саклый.
– Безнең архивта иң кадерлесе – 1987 елдагы ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгән Мактау грамотасыдыр, мөгаен. Ул чакта мин бүләккә стена сәгате алган идем. Шушы ук елны безнең мәктәп урманчылыгында катнашучы Юрий Малькин табигатьне белүчеләр республика конкурсында беренче урынны яулады. 2010 елда безнең команда мәктәп урманчылыкларының республика слетында өченче булды. Виктория Малькина өч елдан соң Татарстан җыелмасы составында мәктәп урманчылыкларының Бөтенроссия съездында беренче урынны алды, ул Красноярскида узды. Шундый ук слетта, әмма инде 2015 елда Анапада, Денис Малькин республика җыелмасы составында икенче урынны яулады, – ди Валерий Иванович, мәктәп урманчылыгының казанышларын исәпләп.
Укучылар да, педагоглар да, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен: буш урыннарда яшелләнеп утырган үсентеләрне, туган авылларындагы чиста урамнарны һәм алар тарафыннан утыртылган үсентеләрнең беренче шытымнарын күргәч ихластан сөенүләрен билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев