Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мастер-класста сүз әхлак һәм хезмәт турында барды

“Табигать законнарын хөрмәт итәргә кирәк!” – дип белдерә Харис Камалиев

Бакырчы урта мәктәбе базасында районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев белән очрашуы булды.  

Бакырчылылар семинарда катнашучыларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйлап, авыл тарихы һәм халык йола­лары турында сөй­ләү­че теат­ральләштерел­гән күренеш күрсәттеләр. Педагогларның танылган якташлары белән очрашуының төп темасы нәкъ тә әхлакый тәрбия булды да инде.  
– Миңа үземнең кече ватанымда булу дулкынландыргыч. Кеше кайда гына яшәсә дә, кем генә булып  эшләсә дә, ул йөрәге белән туган җиренә бәйләнгән. Мин дә күңелем белән һәрчак Үтәмештә дә, Бакырчыда да – әлеге авылларның икесе дә миңа якын, – дип уртаклашты Харис Бәдретдин улы. 
Семинарда катнашучылар чараның гамәли өлешендә мәктәп яны кишәрлекләрендәге эшләр, уңдырышлылыкны арттыру һәм табигый чиста продукцияләр үстерү ысуллары турында фикер алыштылар. 
Тәҗрибәле белгеч, ­резина итек­ләр киеп һәм ­бакчада эшләү әйберләрен алып, яшел­чә бакчасында эшләү, уң­дырышлылыкны арттыру һәм табигый чиста продук­ция­ләр үстерү тәртибе турында сөйләде, үзенең агротехник алым­нарының серләрен ачты. Ул үзенең чыгышында табигатьне баласын яраткан ана белән бертуктаусыз чагыштырды:
– Табигать һәм кеше – бербөтен. Һәм аның белән бер дулкында яшәргә кирәк. Мул уңыш алыр өчен, ничек итеп яхшырак эшләү хакында гына уйларга, табигатьнең гади кануннарын белергә, һәм, әлбәттә, дөрес эшләргә кирәк.  
Харис Бәдретдин улы педагогларга башта яшелчә утырту һәм үстерү ысулларын белү буенча кечерәк имтихан оештырып, шунда ук үзенең агроалымнарын да ачык итеп күрсәтте һәм киңәшләрен бирде.


Укытучылар әйтүенчә, күп нәрсәләр гадәттәгечә түгел иде. Мисалга, суган утыртуны алыйк, тәҗрибәле белгеч аны дезинфекцияләү максатларында тозлы суда ике сәгатькә якын тота, аннары чиста су белән юа, шуннан соң марганцовкалы суга салып тота икән. Чокырчыкларга күп итеп көл сибә. Һәм суганны кишер белән бергә утырта: кишер сабагының исе суган чебенен куркыта, ә кишернекен – суган кабыгының үзенчәлекле исе. 
– Помидор очрагында күп хезмәт таләп итә торган мәшә­катьләрне җиңел генә алыштыру ысуллары бар. Мин помидорлар өчен черемәдән, ашлама, бер уч көлдән катнашма ясап, җирне яхшы итеп йомшартып, үсентеләрне шунда салам. Нәкъ тә салам, ә туры рәвештә утырт­мыйм, тамырын – көньякка, өске ягын – төньякка каратам. Өстә бары тик очын гына калдырып, җир белән томалыйм. Аннары күп итеп су сибәм, тамырга бер чиләк су һәм шуның белән шул. Нык тамырлы үсенте барлыкка килә. Атнага бер тапкыр су сибәм – помидорлар коры һаваны ярата. Бер төпкә бер чиләк су, ләкин берьюлы түгел. Ә берничә тапкырга бүлеп, шуннан соң черемә яки чапкан газон үләне түшим. Бик яхшы уңыш җыеп алам, – дип мисал китерә үзенең тәҗрибәсеннән Харис Камалиев. – Кыярлар, киресенчә, еш су сипкәнне ярата.         


Белгечнең мондый мастер-классы зур кызыксыну уятты. Харис Бәдретдин улы күп сандагы барлык сорауларга бик теләп җавап бирде. 
– Табигатькә мәхәббәт ба­ланың әхлакый үсешендә аерым урын алып тора – бу аңарда ватанпәрвәрлек, үз Ватаны өчен горурлык һәм җаваплылык хисләрен тәрбияли, – дип саный Харис Камалиев. – Балалар мәктәп яны кишәрлекләрендә эшләп, хезмәткә һәм тәҗрибә үткәрергә өйрәнәләр. Бик яхшы кешеләр булып үсәчәкләр. Балалар – алар илебезнең булачак гражданнары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев