Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәңгелек истәлек

    Келәштә яшәүче Равия апа Садретдинованың "Авылның үткәне - бүгенгесе" дигән яңа китабы дөнья күрде.

    Бу аның төрле елларда басылган китапларының дүртенчесе. Тормышны, иҗатны яраткан, авы­лы өчен җан атып яшә­гән җирле шагыйрә бала­чагын, яшьлеген, туып-үскән газиз Келәше турындагы истәлекләрне берәмтекләп җыеп, мәңгеләштереп калдырырга ниятләгән.

    Китап битләрендә төрле исемнәрне йөрткән урам­нар, күлләр, чишмәләр һәм болыннар... Биредә яшәгән һәр келәшленең кыскача тарихы, халык телендә сакланып калган риваятьләр бәян ителгән. Китапта шулай ук авылның тырыш, зыялы кешеләре, мәчетләре һәм аларның имамнары, мәктәп ди­ректорлары, укытучылар, колхозлашу елларында куылган гаиләләр, репрессия корбаннары исемлеге урын алган. Бу хәзерге һәм киләчәк буын өчен саклап, кадерләп, зур кызыксыну белән укырлык алтын хәзинә. Әлеге җыентыкка шагыйрәнең күңеленнән ташып чыккан шигырьләре, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары да кергән.

    "Баштагы өч китабымны чыгарганда, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр булгангамы, кыенлыклар күрми, зур шатлык кичергән идем. Монысын бик авырлык белән чыгардым. Шунысына сөенәм, үзем белгән кадәр бөртекләп җыйган хезмәтемне яшь буынга язып калдыра алдым. Бу яктан әманәтем үтәлде. Яңа китабымны туганнарыма, Тәтеш һәм авыл ки­тапханәсенә, мәчетләргә, редакциягә бүләк иттем. Аны укучыларга, мине белүчеләргә мәңгелек ис­тәлегем булсын", - диде Равия апа ихластан.

    Үзе өчен генә түгел, авылдашлары һәм Келәше турында тирән кайгырту кичереп яшәгән Равия апа киләчәктә дә иҗаты белән безне шатландырсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: