Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мордва халкының гасырлык традицияләрен саклап

“Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм башка милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә кирәк” – Тәтеш районының Мордва милли-мәдәни үзәге әлеге үзенчәлекле девиз буенча эшли.

(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары"). Ирина Николаева район Мордва милли-мәдәни 
үзәгенә өченче ел җитәкчелек итә, ул шулай ук Тәтеш районында ТР Мордва милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге советы рәисе булып  тора.

– Без мордва халкының традицияләрен саклау­га үз өлешебезне кер­тергә тырышабыз. Мәдә­ни һәм белем бирү чаралары үткәрәбез, үсеп ки­лү­­че буынны мор­дваларның мә­дә­ния­те һәм гореф-га­дәтләре белән таныштырабыз. Бу эштә авыл халкы,  китапханә, клуб хезмәткәрләре, иҗат коллективлары, мәктәп вә­килләре һәм битараф булмаган кешеләр катнаша. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Виктор Абрамов, Сергей Казаков, Сергей Полянских финанс ярдәме күрсәтәләр, – ди Ирина Ивановна.

Ел саен Килдеш авылында июнь азагында “Валда шинясь” мордва мәдәнияте республика фестивале уза, анда Татарстан районнарыннан, Мордовия, Чувашия, Ульяновски, Оренбург, Самара һәм башка шәһәрләрдән музыкаль коллективлар җыела.

– 2013 елдан бирле Бессоново авылында “Изге Троица” (“Троцянь ши”) бәйрәме уза. Россия һәм Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Овчинников аның үткәрү инициаторы булып тора. Шулай ук быел без беренче тапкыр Киртәледә “Кели Масинце” (Масленица) бәйрәмен уздырдык. Бу традициягә әверелер дип өметләнәбез, – ди районның Мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.

Киртәле мәктәбендә туган телне саклау өстендә эшлиләр. Ул – Татарстанда мордва теле тулы күләмдә өйрәнелә торган бердәнбер мәктәп. Киртәле һәм Килдеш мәктәпләрендә мор­два мәдәнияте музее бар: ул яшь буынга патриотик тәрбия бирү үзәге булып тора. Урюм авылы мәдәният йорты базасында узган гасыр башында авыл халкының көнкүреше турында сөйләүче мордва мәдәнияте һәм тарихы музее эшли. Аны Тамара Куркова җитәкли. 

– Төрле вакытларда Саранскидан музыкаль-этнографик экспедициядә катнашучылар безнең район кунаклары булдылар. Бездә мор­два мәдәниятен саклау буенча Республика семинары ике тапкыр узды, ә июнь башында мин Татарстан делегатлары белән  Бөтенроссия фин-угыр халык­лары форумында катнаштым, – дип сөйли Ирина Ивановна.
Бүгенге көндә Тәтеш районында 11 мордва иҗат коллективы эшли, алар төрле дәрәҗәдәге ­конкурсларда, фестивальләрдә, милли бәй­рәмнәрдә актив катнашалар һәм мордва халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертәләр.

– Ата-бабаларыбызның васыятьләре зур булмаган мордва халкына югалмаска һәм үзенчәлекле мәдәниятен сак­лап калырга ярдәм итте. Тәтеш мордва халкының горурланырлык, тигезләшерлек кешеләре бар – күп кенә якташларыбыз танылган кешеләр булдылар, – дип йомгаклады сүзен Ирина Николаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев