Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Омтылырлык нәрсәләр бар

    Кече Шәмәктә сүз нәрсәләргә ирешелгән һәм киләчәктә үсеш өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында барды. Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Иван Матюшинның отчет докладыннан күренгәнчә, авылны картая бара дип булмый. Анда яшәүче 308 кешенең 81е генә пенсионерлар, 22се - укучы, 19ы - мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 56сы - 18дән 30 яшькә кадәргеләр.

    Җирлек территориясендәге бердәнбер авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Родина" агрофирмасы шушы авылда, димәк, кечешәмәклеләрнең эшкә урнашу мөмкинлеге зур. Әмма, хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьевның якташлары алдындагы отчетында әйтеп үтелгәнчә, бүгенге көндә биредә терлекчеләр, механизаторлар, төрле эшчеләр җитешми. Шул ук вакытта 77 кечешәмәкле районнан читкә китеп эшли.

    Шуны да әйтергә кирәк, әгәр хуҗалыкның икътисади хәле лаеклы хезмәт хакы түләрлек дәрәҗәдә булса, кайберәүләр гаиләләренә әйләнеп кайтырлар иде. Әлегә биредә хезмәт хакы күләме авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында иң азы, продукцияләр җитештерү дәрәҗәсе дә бик түбән. Ел йомгаклары буенча һәр сыердан 3000 килограмм сөт савылган, инде бүгеннән азыкка кытлык сизелә (башка хуҗалыклардан кайтаралар). Түләнмәгән салымнар да бар.

    - Хәл катлаулы, әмма резервлар бар, эшләүчеләр генә булсын. Хуҗалык икътисадын сәламәтләндерү чаралары күрелә: былтыр 120 гектар мәйданда күпьеллыкларны яңартканнар, быел бу эш дәвам иттереләчәк. Маллар көрәйтү һәм үрчем алу буенча да нәтиҗәләр уңай, - дип билгеләп үтте Алексей Афанасьев.

    2015 ел чикләре - продукцияләрне мөмкин кадәр күбрәк җитештерү: һәр сыердан 3800 килограмм сөт саву, мөгезле эре терлекләрнең кимендә 650 граммга артуына ирешү, гектардан 25-28 центнер уңыш алу.

    Хуҗалыкта эшләүче кешеләрнең җитешлек дәрәҗәсе турыдан-туры производство эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле. Мәгариф хезмәткәрләре үткәргән анализлар, мәсәлән, балалар бакчасына түләрлек акча булмаганлыктан, аңа 19 урынына 5 бала гына йөрүен раслый. Ә бит башка авылларда яшәүчеләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә (терлек, кошлар асрауга, умарта кортлары үрчетүгә, игенчелек белән шөгыльләнүгә) отышлы кредитлар алалар. Кече Шәмәктә былтыр шәхси ярдәмче хуҗалыкларына бары 3 гаилә кредит алган, ә күршедәге Олы Тормыда - 10.

    Әлеге авылда яшәүчеләр игътибардан читтә калганнар, дип әйтеп булмый. Асфальт юлны озак көтсәләр дә, хәзер ул бар, узган ел балалар бакчасы ачылды, быел яңа ФАП төзеләчәк. Башка мәсьәләләр дә хәл ителәчәк. Әмма бу хакта, беренче нәүбәттә, халык үзе кызыксынырга тиеш. Бүгенге көндәге төп проблема, җыенда яңгыраганча, су белән тәэмин итү. Үзара салым программасыннан файдаланып, авылда яшәүчеләр аның нәтиҗәсен 2016 елда ук күрергә мөмкиннәр. Моның өчен референдум үткәрергә (районның һәм республиканың күп кенә җирлекләре шул юлны сайлыйлар) һәм җыелган акчага проект-смета документларына гариза бирергә кирәк. Ә республика яңа суүткәргеч төзелешенә чыгымнарны үз өстенә алачак. Бу - миллионлаган сум. Мисал янәшәдә генә - "Чис­та су" программасы буенча суүткәргеч сузу быел Олы Шәмәктә башланачак.

    "Безнең республикадагы кебек авыл товар җитештерүчеләренә һәм авыл халкына күрсәтелгән ярдәм бер генә өлкәдә дә юк, - дип мөрәҗәгать итте кечешәмәклеләргә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Социаль сфера объектларын төзү, үзгәртеп кору программалары безнең районда да гамәлдә. Бу бик зур ярдәм, аңардан файдаланып калырга кирәк. Хуҗалыгыгызның хәле катлаулы, кешеләр эшләсеннәр һәм хезмәт хаклары алсыннар өчен җитештерүне үстерү зарур, ә мөмкинлекләр зур".

    Кече Шәмәк районның иң матур авылларының берсе булуын билгеләп, Рәмис Хатыйп улы авыл халкына сәламәтлек, җитешлек һәм уңышлар теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: