Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”

Тәтештәге кадет мәк­тәп-интернатында “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исем­ләнгән фольклор бәй­рәме үткәрелгән.

(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Тәтештәге кадет мәк­тәп-интернатында “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исем­ләнгән фольклор бәй­рәме үткәрелгән. 

– Тә­теш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызы Сафиуллова һәм татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Заһир кызы Ибраһимованың чарага хөрмәтле кунак­лар булып килүе аеруча да сөендерде. Алар яшь буынның гореф-гадәтләрне, ­йолаларны белүе, әлеге уңайдан ки­чәләр оештырылуы мактауга лаек булуын билгеләп үттеләр, – дип уртаклаштылар ­кадетлар.

Педагоглар әйтүенчә, бәйрәмнең ­тантаналы өлешендә елга йомгак ясалган, анда мәктәп-ин­тернатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган барлык 52 чараның иң актив катнашучылары бүләкләнгән. 

– Балалар борынгы тор­мыш-көнкүрешне гәү­дәләндергән татар йортында булдылар, анда әби белән очраштылар. Ул балаларны сандыгындагы хәзинәләре белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, балалар белән халык җырларын җырлады, ә кадетлар аны үзләренең чыгышлары белән шатландырды: туган тел­дә шигырьләр укы­­дылар, татар халык би­ю­ләрен биеделәр, ­халык уеннарында бик теләп катнаштылар, – дип уртаклаша бәйрәмнең оештыручысы, мәктәпнең туган тел укытучысы Нәфисә Сиякина. – Бәйрәм катнашучыларга да, кунакларга, кыскасы, һәркемгә бик ошады. Барысы да үзенчәлекле кичәдән чын ләззәт алдылар! 

фотоны ТКШИ тәкүдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев