Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлый
9 Май – Җиңү көне
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлый:
– 9 Май – бары тик тарихи вакыйга гына түгел, ул илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яулап алучылар өчен горурлану символы да. Әлеге бәйрәм, башкаларыннан аермалы буларак, Россия халкының ныклыгы, батырлыгы һәм ихтыяр көче зур булуы турында искә төшерә.
Фронтта һәм тылда гомерләрен дә аямыйча Ватанны саклаучылар, тынычлык һәм җитешлек хакына, Җир йөзенең киләчәге хакына үзләренең гомерләрен бирүчеләр алдында олы хөрмәт белән баш иябез!
Бүгенге көндә безнең хәрбиләр Украинаны нацистларның җинаятьчел режимыннан азат итәләр. Безнең солдатлар батырлык һәм фидакярлек белән, ата-бабаларның каһарманлык үрнәгенә ияреп, куелган максатка ирешәләр.
Бөек Җиңү көне белән! Безнең һәркайсыбызның игелекле эшләре һәм хезмәт җиңүләре Бөек Ватан сугышы кырларында Ватаныбызны саклаган кешеләрнең якты истәлегенә олы хөрмәт булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев