Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә
Бүген – Ватан геройлары көне.
(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә:
– Россия гомер-гомергә үзенең куәтлелеге һәм җиңелмәслеге белән дан тотты. Илебез өлешенә нинди генә сынаулар төшсә дә, ул лаеклы рәвештә җиңүче булып чыкты. Сугыш кырларында батырлыклары яисә тыныч тормышта дәүләтнең югары бүләкләренә лаек булган районыбыз кешеләренә ихлас күңелдән хөрмәт сүзләрен белдерәм. Аларның исемнәре Тәтеш районы тарихы битләрендә алтын хәрефләр белән язылган һәм булачак буыннарга үрнәк булып торачак. Геройларның гомере – аларга охшарга тырышу өчен якты өлге, яңа буыннарны Ватанга тугры булу, үз Ватаныңны ярату рухында тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев