Рәмис Сафиуллов бәйрәм көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Туган тел – ул без тугачтын ук бирелгән бәһасез бүләк. Аңарда бабаларыбызның бер гасырлык барлык зирәклеге һәм рухи мирасы саклана.
Тәтеш районында үзләренең күп гасырлык тарихы һәм тормыш-көнкүреш мәдәнияте булган төрле милләт вәкилләре яши. Туган якның тел төрлелеген саклау өчен, безнең республикада, районда милли телләр үсешенә, барлык халыкларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтүгә зур әһәмият бирелә.
Бу көн без киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле булган туган телне искә алу өчен тагын бер матур сәбәпкә әйләнсен иде.
Халыкара туган тел көне 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән гамәлгә куелган һәм ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә, ул, барыннан да бигрәк, юкка чыккан телләрне яклауга юнәлтелгән. Бу мөһим һәм көнүзәк бурыч, чөнки һәр ике атна саен дөньяда бер тел юкка чыга, ул үзе белән тулы бер мәдәни һәм интеллектуаль мирасны алып китә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев