Рәмис Сафиуллов бәйрәм көннәре уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
26 август – Тәтеш шәһәре көне. 30 август – Татарстан Республикасы көне.
(Тәтеш, 26 август, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм көннәре уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Без Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсендә яшибез, анда социаль әһәмияттәге проектлар гамәлгә ашырыла, төрле халыклар һәм дин вәкилләре татулыкта, тынычлыкта яшәгән барлык эшчәнлек өлкәләренә мәгълүмати технологияләр кертелә.
Безнең район бөтен Татарстан белән бер дулкында яши һәм үсеш ала. Без фашизмга каршы көрәштә башларын салган сугышчыларны искә алабыз һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, илебез мәнфәгатьләрен кайгыртучы район кешеләре белән горурланабыз.
Тәтеш шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне – безне туган җиргә булган җылы хисләр белән берләштерә, без биредә яшибез һәм киләчәккә планнар корабыз.
Татарстан һәм Тәтеш районы алга таба да чәчәк атсын, ә сезнең һәркайсыгызның тормышы шатлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулылансын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев