Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов һава десанты гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һава десанты гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

– Һава десанты гаскәрләре – ул армиябезнең горурлыгы, какшамас батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылык чагылышы. Десантчылар гомер-гомергә Ватанга турылыклы хезмәт иттеләр, югары хәрби әзерлек дәрәҗәсен, батырлыкны һәм фидакарьлекне, үзенчәлекле рухи-ихтыяр көче сыйфатларын күрсәттеләр.

Тәтеш районында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр – кайнар нокталарда, тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашучылар аз түгел. Сезнең батырлыкларыгыз Ватанга бурычны үтәүгә тугрылыкка һәм аны яратырга рухландырып, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Кырыс сынауларда чыныккан десантчылар бүгенге көндә дә, махсус хәрби операция барышында аны батырларча саклап, Ватаныбыз сагында.

Хөрмәтле десантчылар һәм ветераннар! Сезгә, гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телим!

Сезнең батырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз һәм рух күтәренкелегегез теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итсен.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев