Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Сезнең эшчәнлек нигезендә авыр тормыш хәлендә калган, үз-үзләрен кайгырта алмаган кешеләргә ярдәм итү хезмәте ята. Сез кешеләр өчен чын-чынлап туганнарына әвереләсез. Сезне көтәләр, сезгә өметләнәләр, сезгә ышаналар!
Социаль яклау системасы районыбыз халкының иминлеге өчен гаять зур әһәмияткә ия. Бүген зур күләмдәге эш махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына һәм гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле. Һәр юнәлешнең уңышлы булуы – сезнең битараф булмавыгыз, хезмәтегезгә тугрылык нәтиҗәсе, бу бик зур эчке хезмәт таләп итә.
Районның социаль өлкә ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, казанышларыгыз бүген дә яңа буын белгечләр өчен юнәлеш булып хезмәт итә.
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, һөнәри бәйрәмегездә сайлаган юлыгызның дөреслегенә булган ышанычыгыз сезне беркайчан да ташламавын телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар, тынычлык, җитешлек юлдаш булсын!
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев