Рәмис Сафиуллов спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, спорт ветераннарын котлый
8 август – Физкультурачы көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, спорт ветераннарын котлый:
– Тәтеш районы үз гомерләрен спортка багышлаган һәм талантлы спортчылар тәрбияләгән кешеләргә бай. Төрле спорт ярышларында ирешкән югары нәтиҗәләрегез, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә керткән зур өлешегез өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәт. Спорт ветераннарына да рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезнең күбегез үзләренең активлыгы белән бүгенге көндә дә яшьләргә үрнәк күрсәтә.
Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлы стартлар һәм яңа җиңүләр телим!
фотография ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев