Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый

12 июнь – Россия көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:

– Россия көне – мөһим дәүләт бәйрәме, ул барыбызны да берләштерә, заманнар һәм буыннар арасындагы өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Россиягә булган мәхәббәт безгә иҗат итәргә, балаларыбыз өчен киләчәк төзергә көч бирә.

Дәүләтебезнең тарихы якты җиңүләр һәм казанышлар, үрнәк алырлык батырлык һәм каһарманлык, искиткеч осталык һәм талантлар белән тулыланган. Безнең бабаларыбыз, дошманнарга каршы көрәштә берләшеп, һәрвакыт туган җиребезне кыю саклаганнар. Күп гасырлар буе шулай булды, хәзер дә, безнең егетләр неонацистлар белән көрәшкәндә, шулай дәвам итә. Нинди генә кыенлыклар каршында торсак та, без алга таба да гасырлык традицияләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклаячакбыз, намуслы хезмәт итәчәкбез, уңышларга ирешәчәкбез, хыялларны тормышка ашырачакбыз һәм, әлбәттә, җиңәчәкбез.

Хөрмәтле якташлар! Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләре сафларында, аеруча махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен саклаучыларга да, производствода һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә дә, тормышыбызның төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куючыларга да уңышлар, иминлек, нык сәламәтлек, яраткан Тәтеш районыбыз һәм республикабыз, илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим. Россия чәчәк атсын, ә балаларыбыз бәхетле булып үссеннәр!

Барыгызга да тынычлык һәм җитешлек юлдаш булсын! 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев