Рәмис Сафиуллов халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләренә, ветераннарына мөрәҗәгать итә
19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләренә, ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Коммуналь иминлек безнең өчен күптән гадәтигә әйләнде, һәм без кайчакларда зур коммуналь хуҗалыкның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүдә никадәрле хезмәт куярга кирәклеге турында уйламыйбыз да. Сезнең хезмәтегез бары тик икътисади гына түгел, шулай ук гаять зур социаль әһәмияткә ия, чөнки бездә яшәүчеләрнең һәркайсының көндәлек яшәеш сыйфаты шуңарга бәйле. Югары профессиональлек, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшенә җаваплы мөнәсәбәте – кешеләрнең яхшы кәеф, социаль тотрыклылык гарантиясенең нигезе.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХда эшләүче хөрмәтле хезмәткәрләр, ветераннар җиңел булмаган һәм җаваплы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Уңышларыгыз артып һәм һөнәри осталыгыгыз камилләшеп торсын. Сезгә гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, уйлаган ниятләрегезнең чынга ашуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев