Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәсемнәр ришвәткә каршы гамәлләр турында сөйләделәр

Тәтештә “Балаларның коррупциягә каршы карашы” дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясадылар.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

“Авангард” газетасы редак­циясенең Тәтеш районы прокуратурасы, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә иҗади конкурс үткәрүе турында игълан ителгән иде. Бәйгегә барлыгы 39 эш китерелде, шуның 23е Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучыларыннан.
Жюри әгъзалары алдында бик катлаулы бурыч торды. Иҗади якын килү һәм таләп ителгән темага туры китерү бәяләнде.    

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Руслан Гарипов җиңүче дип танылды, Урюм урта мәктәбеннән Станислав Князькин икенче урынны алды, шәһәрдәге 2нче урта мәктәптән Матвей Видманов һәм балалар сәнгать мәктәбе вәкиле Азалия Алиуллова өченче урынга лаек булды. 

“Балаларның коррупциягә каршы карашы” конкурсында катнашучыларны бүләк­ләү вакыты һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция