Район мәдәният йортында “Әниемнең җылы куллары” дип исемләнгән бәйрәм тулы аншлаг белән узды

Концерт башланырга иртә булса да, зал тамашачылар белән тулды: үзара сәламләшүләр, бер-берләренең, гаиләләренең хәл-әхвәлләрен белешүләр һәм, әлбәттә, балалары хакында сораштырулар... Чөнки тамашачылар нигездә кемнеңдер әниләре, әбиләре - бөтенләй яшьләре яки чәчләренә чал кергәннәре дә бар, әмма барсы да сөйкемлеләр. Ә сәхнә артында яшь артистлар - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тамашага әзерләнделәр....
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев бәйрәм белән котлап, һәркемгә сәламәтлек, бәхет һәм җитешлек теләде. "Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек тантана итсен. Яратып һәм яратылып, бәхетле яшәгез, - диде ул үзенең чыгышында. - Балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз, үзегезгә кадерле булган якыннарыгыз сәламәт булсыннар!"
Концертны алып баручылар Гиннесның рекордлар китабына кертелгән гаҗәеп очракны мисал итеп китерделәр. XIX гасырның икенче яртысында Иваново губернасының ситсалары белән танылган Шуя авылында Васильева 69 бала тудырган. Ул 27 тапкыр бала тапкан: 16 игезәк, 7 өч игезәк һәм 4 тапкыр дүрт игезәк. Моннан 200 ел элек булган әлеге рекордка хәзергә кадәр әле беркемнең дә ирешә алганы юк.
Тамашачыларның гаҗәпләнүеннән зал гөжләп алды. Ул хатын шулкадәр баланы ничек карап үстерде икән?! Әмма безнең балалар бакчалары тәрбиячеләрен мондый сан белән гаҗәпләндерә алмыйсың. Әнә ничек алар әниләренә багышланган җырларын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкаралар, залдагылар да сабыйларына сокланып, шул ук вакытта дулкынланып шатлык яшьләрен сөртеп алалар.
"Теремкәй" һәм "Әкият", "Миләшкәй" һәм "Каенкай", "Башаккай" һәм "Сабый"да тәрбияләнүчеләр сәхнәдән бәхет-шатлык чаткылары, җылылык бүләк иттеләр. Яшь талантларга ачылырга ярдәм иткән педагогларның сабырлыгына һәм зирәклегенә сокланырлык.
Лиана Садыйкова, Миләүшә Вәлиева, Алена Старостина, Наталья Тимофеева, Людмила Анисимова һәм Александра Еруслановалар дуэты, "Хелькем" вокаль триосы һәм башкаларның чыгышы да күңелләрне күтәрде.
Руслан Сәфәров, Никита Адаев, бертуган Айзилә һәм Самат Нургалиевлар да музыкаль бүләк ясадылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
Сәхнәдәге экранда төрле номинацияләрдә - "Яшь ана", "Иң бай ана" (балалары белән!), "Спортчы, акыллы һәм чибәр", "Әни аш пешерүче - бу бик шәп!", "Эш остасы" һәм "Зирәкләрнең зирәге", барсын да санап бетерерлек түгел, мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләрнең таныш йөзләре. Күпме генә җылы, матур, назлы сүзләр әйтелсә дә - гомер бүләк иткән һәм һәрвакыт саклаучыбыз, яклаучыбыз булган газиз әниләребезгә рәхмәтләребезне, теләкләребезне әйтеп бетерерлек сүзләр табып булмый. Никадәрле иркә сүзләр әйтсәк тә, аларның берсе дә артык түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз